Кышлату чоры дәвам итә
Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату уңышлы бара. 14 февральдә "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгы, "Гөбенә" агрофирмасының Кече Подберезье, "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянкова филиалындагы фермаларда эш барышы белән танышканнан соң, шул фикергә килделәр.