Тырышкач була икән
Узган атнаның якшәмбесендә Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы закон үтәлеше, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрүнең барышы, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү, күпбалалы гаиләләргә җир бирүнең торышы, Татарстанда гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне яңа электрон система ярдәмендә башкару мәсьәләләре каралды.