Олы Кайбыч мәктәбендә “Ришвәтчелек: кем гаепле һәм аңа каршы ничек көрәшергә?” дигән темага диспут үткәрделәр
Мәктәп укучылары белән очрашуга район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, "Кайбыч" полициясе бүлекчәсе начальнигы урынбасары Илшат Зиннәтуллин, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова килде.