Чисталык дәресендә
27 сентябрьдә Олы Кайбыч һәм Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә Казан федераль университетының экология һәм география институты укытучылары һәм студентлары катнашында "Планетаны чүптән чистартыйк" дип аталган Халыкара акциягә багышланган бердәм экологик дәрес үткәрелде. Мондый дәрес районның барлык мәктәпләрендә дә узды.