Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч кырларында уракка әзерлек белән танышты
Кырларны вертолетта очып әйләнгәннән соң, Президент "Яңа юл" хуҗалыгы белән "Заволжье" җәмгыятенең көзге бодай кырлары буенда тукталды. Агрофирма, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре янына юнәлгәндә, республика җитәкчесе икмәк кырын берничә тапкыр фотога төшереп алырга да өлгерде. Җәй чагыштырмача коры килсә дә, көзге культураларның уңышы начар булмас, дигән өмет бар.