Каләмең үткенме?
Журналистлар тиз һәм оператив эшләргә тиеш. Чөнки хәзер хәбәрләрне көнендә үк сайтка урнаштырырга, аннан соң мәкалә итеп газетага язарга кирәк. Шул ук вакытта алар фотографиягә дә төшерә, компьютерда да яхшы эшли белергә, ә иң мөһиме газета укучыларда кызыксыну уятырдай тирән эчтәлекле мәкаләләр язарга бурычлы.