Терлекчелек – табыш чыганагы
22 мартта "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы базасында "Ак барс" холдинг компаниясе составында булган Иделаръягы зонасы районнары агрофирмаларының баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында зона семинар-киңәшмәсе булды.