Универсиада ачылу тантанасы турында укучыларыбыз сөйли
Узган атнаның шимбәсендә башкалабызда Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарының ачылу тантанасы үтте. Үз күзләре белән күрүчеләр аны инде өченче көн мактый. Тантана нәрсәсе белән истә калачак дигән сорау белән газета укучыларыбызны да аптыратып алдык әле.
Екатерина Савельева, Надеждино авыл җирлеге башлыгы:
Сүз белән генә аңлатырлык түгел! Шулкадәр мавыктыргыч булды, дүрт көн...