Яңа ел төнендә Олы Кайбычта йорт янды
Район янгын сүндерү частеннан алынган мәгълүматка караганда, 31 декабрь көнне кичке унберенче биш минутта 01 хезмәтенә Олы Кайбычның Үзәк урамындагы 139 нчы йорт януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә янгын урынына чыгып китә.