Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

2018 елда 2 меңләп Татарстан гаиләсе социаль ипотека торагы алды

Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең гаиләне торак белән тәэмин итте.

2018 елда 1,9 мең Татарстан гаиләсе социаль ипотека программасы кысаларында торак алды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында хәбәр иттеләр.

«Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең Татарстан гаиләсен торак белән тәэмин итте. Шул ук вакытта социаль ипотека программасы кысаларында 70 мең гаилә сыйфатлы чиста эшләнешле торк алды», — диелгән фондның матбугат хәбәрендә.

Узган ел Дәүләт торак фонды программасы нигезендә 4,2 мең гаилә тораклы булды.

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 7 мең 638 гаилә чиратта тора.

Социаль ипотека программасы — Татарстанның 2005 елда башланып киткән уникаль программасы. Аның үзенчәлеге шунда: торак ваклап түләү шарты белән бирелә һәм взнос тулаем кертелгәннән соң үз милке итеп рәсмиләштерелә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/09/174811/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X