Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Алексей Песошин Фәннәр академиясе эшләгән русча-татарча сүзлектән файдаланырга киңәш итте

Система берничә ай Казан шәһәре Башкарма комитетында сыналган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин автоматлаштырылган тәрҗемәле русча-татарча сүзлектән файдаланырга өндәде. Бу турыда ул дәүләт телләре турында закон үтәлешенә багышланган киңәшмәдә әйтте.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында русча-татарча сүзлек белән “Смарткат” системасы тәкъдим ителде. Аның өстенлекләре турында ТР Фәннәр академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институтының когнитив тикшеренүләр бүлеге мөдире Ринат Гыйльмуллин сөйләде.

Ул республиканың ике дәүләт телендә документлар әзерләүче белгечләр өчен бу системаның бик уңайлы булуын билгеләп узды. “Бу бик кирәкле һәм мөһим эш. Муниципаль берәмлекләр бу эшләнмәне куллана ала. Бу норматив-хокукый актлар, яңалыкларны тәрҗемә итү эшен күпкә җиңеләйтәчәк”, - диде Алексей Песошин. Кирәк булса, урыннарда эшләүчеләрне шушы системада эшләргә өйрәтү мөмкинлеге дә тудырып булуын әйтте.

Система берничә ай Казан шәһәре Башкарма комитетында сыналган. “Сигез кеше бик актив эшли, көненә унлап документ тәрҗемә ителә. Система нәтиҗәлелеген күрсәтте”, - диде Ринат Гыйльмуллин.

“Смарткат” системасының русча-татарча автоматлаштырылган тәрҗемәсе – ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты һәм ABBYY компаниясенең уртак эше. “Бу ABBYY компаниясе эшләнмәсе. Соңгы елларда аңа русча-татарча тәрҗемә өстәлде”, - диде Ринат Гыйльмуллин.

Система министрлык һәм ведомство сайтларында яңалыклар әзерләгәндә, фәрман, боерык, закон чыгару актларын русчага һәм татарчага тәрҗемә иткәндә, төрле доклад, чыгыш текстларын әзерләгәндә файдалы була ала. Теләсә кайсы тәрҗемәче документларда еш очрый торган сүзтезмәләрне тәрҗемә итсә, алга таба система бу өлешне автоматик рәвештә үзе тәрҗемә итәчәк. Бу эшне тизләтә”, - ди ул.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/14/182569/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X