Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

“Идел-Пресс” һәм Татарстан китап нәшрияты балаларга китап бастыру үзенчәлекләрен күрсәтте

Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы һәм Татарстан китап нәшриятында республикада Эшче һөнәрләр елы кысаларында ачык ишекләр көне уза.

 Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы һәм Татарстан китап нәшрияты республикада Эшче һөнәрләр елы һәм WorldSkills илкүләм чемпионаты кысаларында ачык ишекләр көне үткәрә. Журналистика белгечләре һәм нәшрият хезмәткәрләре 100ләп балага китап бастыру үзенчәлекләре һәм контент булдыру серләрен өйрәтте.

Чарада Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121нче лицей, 16нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе укучылары, КНИТУ – Казан технология университеты студентлары һәм башкалар катнаша.

“Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында Казан технология университетының өч студенты үз эшләренең осталары белән WorldSkills илкүләм чемпионатына әзерләнә.

Экскурсиядә Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, аның беренче урынбасары Айдар Гыймадиев, “Сабантуй” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров һәм “Салават күпере” балалар журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова балаларны эшчәнлекләре белән таныштырды, сыйфатлы контент булдыру турында сөйләде.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин “Татар-информ” хәбәрчесенә бүген “Идел-Пресс”ның көн дәвамында кунаклар кабул итүен әйтте. “Кунаклар китап бастыру эше белән таныша. Укучыларыбызга китап барлыкка килү серләрен дә ачарбыз. Без елына 200ләп китап чыгарабыз. Балаларның күбесе аларны белми дә. Безнең максат – яшьләргә безнең барлыгыбызны аңлату, аларны безнең китап белән таныштыру”, - диде ул.

Илдар Сәгъдәтшин: “Бәлки киләчәктә шушы яшьләр арасыннан редакторлар, нәшрияттә эшләүчеләр килеп чыгар”, - дигән теләк әйтте. Аның урынбасары Айдар Гыймадиев балаларның китап белән кызыксынуларын күргән. “Безгә чакырылган балалар иҗатка омтылган. Һәр мәктәптә иҗат төркемнәре бар. Үзегез күрәсез, балалар без сөйләгәнне кызыксынып тыңлыйлар”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ачык ишекләр көнендә катнашучыларны өстәп басуга әзерләнү, басма, китап төпләү, китап һәм газета цехларына алып бардылар.

Укучылар полиграфия-нәшрият комплексы хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. 121нче лицейның 7нче сыйныф укучысы Зилә Хәбибуллина бүгенге очрашудан канәгать калган. “Мин бу эшне бик авыр дип саныйм, чөнки монда бай фантазияле кеше булырга кирәк”, - ди ул. Ә Зиләнең сыйныфташы Алия Галиева “Бүгенге чара миңа бик ошады, ди. Мин шушы юнәлештә хезмәт куючы кешеләргә бик күп көч кирәк икәнен аңладым. Китап һәм журналлар бастыручы машиналар шаккаттырды. Мин аларны беренче тапкыр күрәм. Бик канәгать калдым”, - диде Алия “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Фото: Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182643/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X