Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2013 елда балаларны машинада тиешле җайланмалардан башка хәрәкәт иттерүче Кайбыч шоферларына карата 35 беркетмә төзелгән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус кресло-җайланмалар юл-транспорт фаҗигаләре вакытында үлем очракларын - 54, авыр травмалар алу ихтималын 92 процентка киметә.

Шуны исегезгә төшерәбез: Россиянең Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсенең 3 бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргыч-җайланмаларсыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф салына. Безнең район автомобильчеләре арасында да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрый. «Апас» полиция бүлегендәге юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, узган ел балаларны машинада тиешле җайланмалардан башка хәрәкәт иттерүче шоферларга карата 35 беркетмә төзелгән. Быелның ике ае эчендә исә шундый биш кагыйдә бозу очрагы күзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2013 елда балаларны машинада тиешле җайланмалардан башка хәрәкәт иттерүче Кайбыч шоферларына карата...