Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ак яулык килешә үзләренә

Ап-ак яулыклы әлеге апалар Мөрәле авылында яши. Күңелләре дә шул яулыктай саф, чиста аларның.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Олы Кайбычта үткәрелгән тантанада катнашкан бу апаларның барысының да балачак, яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килгән. Дәһшәтле сугыш афәте аларның да балачагын урлаган, шуңа да бик яшьли тормыш арбасына җигелгәннәр. Ничек кенә авыр булса да тырыш хезмәтләре белән кыенлыкларны җиңеп чыга алганнар. Мәдинә апа Хисамиева 1940 елда туган, әтисе сугыштан яраланып кайта да унике көннән соң вафат була. Әнисе бер ялгызы биш баланы аякка бастырган. Ә Мәдинә апа үзе 45 ел буена фермада сыер сауган. Көн саен әллә ничә баш сыерны кул белән саву җиңел булган дип беләсезме әллә? Гел алдынгылар сафында атлаган ул, алтын кул сәгате белән дә бүләкләнгән, Почет билгесе ордены, медальгә дә лаек булган. Тормыш иптәше 35 ел элек вафат булып, өч баласын тәрбияләп үстер­гән. Газетабыз укучыларына тирән эчтәлекле мәкаләләре, бер сулышта укыла торган шигырьләре белән таныш булган Асия апа Гыйбадуллина гомере буе китапханәче булып эшләгән. Наҗия Гыйләҗева, Фәүзия Зиннәтуллина, Әлфия Мозаффарова да чын мәгъ­нәсендә эшсөярләр. "Гомер көзегез ямь­ле булсын" дип исем­ләнгән очрашу кичәсендә катнашучыларның барысына да иң җылы теләк­ләр теләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле Апак яулыклы апалар