Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аккошлар – гүзәллек билгесе

Кече Мәме авылына баргач, капка төпләрендә, бакчаларда, ишегалдында әнә шундый пар аккошларны күреп сокланган идек. Соңгы араларда алар Олы Кайбычта да күренгәли башлады.

Тирә-юньгә ямь биреп торучы аккошларның искергән покрышкалардан ясалуын белгәч, халкыбызның күңел байлыгына тагын бер кат сокланып куйдык. Баксаң, алар­ны ясау үрнәген авыл җир­леге башлыгы Юрий Самарский интернеттан алган икән. Аккошларның күбесен ул ясаган. Ә менә мәктәп бакчасындагысын аның өйрә­түе буенча укытучылар Аркадий Киселев белән Юрий Козин ясаган.

- Без теләсә кайда аунап ятучы покрышкаларга гүя җан өрәбез, - ди Юрий Семенович. - Декоратив аккошлар ясау өчен әллә ни таләп ителми: теләк булсын да, иҗат фантазияңне генә эшкә җигәргә кирәк. Бар эш коралы -үт­кен пычак, болгарка, тимерчыбыклар. Аккошларны соңыннан буйыйбыз. Һәр аккош кулдан ясала, шуңа да бер төрле ике кошны очратмассыз.

Сөйләшә тогач, шул ачык­ланды. Юрий Самарскийның кул эшләренә һә­вәс­леге мәктәп елларыннан ук килә. Ышанырсызмы-юкмы ул бәйләү, чигү остасы да икән әле. Җылы оекбаш-бияләйләр, кофталар да бәйли белә. Моннан берничә ел элек район Сабантуена Татарстан гербын чигеп биргән. Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач кына чигү-бәйләү белән утырырга вакыты юк. Ә аңа кадәр әбиләргә капчык-капчык йон да эрләп биргән. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип Юрий кебек уңганнарга әйтәләрдер ул. Баш­лангыч класслар укы­тучысы булып эшләүче тормыш иптәше Татьяна Ивановна да кул эшләренә һәвәс. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан уллары Игорьның беренче класста укыганда үзенә җылы оекбаш бәй­ләп киюен әле дә хәтерлиләр гаиләдә. Апас һө­нәр училищесында укучы уллары Андрейның да ку­лы кулга ятып тора. Матурлыкны әнә шулай үз куллары белән тудыра Кече Мәме уңганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме авылы