Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аңлашып эшләүгә ни җитә!?

Район башлыгы көндәлек ил-көн яңалыклары белән матбугат чараларыннан гына түгел, ә интернет челтәре аша Ipadыннан да даими танышып бара икән. Заман технологияләреннән районны җитәкли башлаганчы ук, ягъни "Гөбенә" агрофирмасында эшләгәндә файдалана башлаган.

"Ак Барс" агрохолдингы куйган таләпләр нигезендә ул да, башкалар кебек үк, компьютер төймәләренә басарга өйрәнгән. "Хәзер анда алган беренче күнекмәләрем бу эшемдә бик нык ярдәм итә. Чөнки электрон хөкүмәт гамәлдә, эш сәгатьләре төгәлләнгәч, һәр көнне кичке сәгать сигез-тугызларга кадәр электрон хатлар белән танышам, аларга җавап бирәм",- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Яңа ел алдыннан район газетасы журналистлары белән узган матбугат коннференциясендә. Бу безнең сорауларыбызның берсенә җавап иде.

Шулай гадәткә кергән инде, Россия Федерациясе Президенты да, Татарстан Республикасы Президенты да, иске елны озатып яңасына аяк басканда массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очраша, узып баручы елга йомгак ясый, киләчәккә планнар белән таныштыра, сорауларга җавап бирә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән ике сәгатькә якын дәвам иткән әңгәмәдә аның журналистлар өчен ачык кеше булуына янә бер кат инандык. Тормышның төрле якларын киң колачлаган сорауларыбызга өстән-өстән генә түгел, ә тирән итеп җавап бирде ул. Саф авыл хуҗалыгы булган Кайбычта ит эшкәртү, казылык, пилмән ясау цехлары, ягъни үзебездә җитештерелгән продукцияне эшкәртеп сатуны җайга салуга кагылышлы сорауга җавап итеп, бу эшкә алынырга теләүчеләргә яшел ут булачагы, һәръяклап ярдәм итәчәген белдерде. Моның өчен инициативалы, тәвәккәл кешеләр кирәк, әмма моңа атлыгып торучылар юк шул. Шулай да Хуҗа Хәсәндә бер эшмәкәрнең казылык ясау цехы ачарга җыенуын әйтеп узды. Гаилә фермаларын үстерү буенча да матур планнар бар. Аларның эшчәнлеген җайга салып җибәрү өчен безгә аякта нык басып торучы, үҗәт, кыю кешеләр кирәк. "Кайбычта эш юк" дип сөйләнеп йөрүчеләрнең сүзе - ялган. Теләгән кешегә эш бар, ялкаулар гына әнә шулай сүз куерта. "Гади мисал: район башлыгының кабул итү бүлмәсенә секретарь таба алмыйбыз, җыештыручыны көчкә таптык. Хәзер яшьләрнең 7-8 мең сумга гына эшлисе килми шул, аларга 20 мең сумлык эш урыны кирәк", -диде ул, эш урыннары турында сүз чыккач. Кайбычта өстәмә эш урыннары булдыруга этәргеч ясаучы төзелешләр хакында да сүз булды. Бассейны да булган спорт сарае сафка баскач, анда тренерлар, суның температура режимын, чисталыгын билгеләүче белгечләр, медицина хезмәткәрләре, администратор, директор һәм башкалар кирәк булачак. Дөрес, бу эшкә теләсә кемне алып булмый, моның өчен белемле, квалификцияле, көчле кадрлар кирәк. Менә монысы инде, ягъни кадрлар - район башлыгының иң авырткан җире. Шуңа да авылга үзебез җирлектә туып үскән яшь белгечләрне тәэмин итү максатында Казанда гыйнварда бишенче курс студентлары белән очрашу үткәрергә җыена. "Уңышларыбыз күп, алга таба башкарасы эшләр, планнар тагын да күбрәк. Хыялын-чынын бергә кушып, әйтегез әле: биш елдан соң Кайбыч нинди булачак?" дигән сорау да бирдек. Альберт Илгизәрович, бераз уйланып торганнан соң, аңа болай дип җавап бирде:

- Без бу елны 20 миллион сум табыш белән төгәлли алдык, димәк, киләсе елга акча белән керәбез. Ел саен миллионнарча табыш белән эшли алсак, яшәешебез күпкә яхшырачак. Республика җитәкчелеге тәкъдим иткән программалар нигезендә төзелешләрне дәвам итәчәкбез. Арендалы торак нигезендә 12-18 фатирлы йорт төзисе иде. Социаль ипотекага атлыгып торучылар юк әлегә.

Гаилә кыйммәтләре, ата-аналарга мөнәсәбәт, хөрмәт итү турында сүз чыккач, муниципалитет җитәкчесе барысының да тәрбиягә бәйле икәнлегенә басым ясап, үзен гаиләдә иң бәхетле кеше икәнлеген әйтте. Инде сиксән яшьтә булган әтисе әле дә хәрәкәттә,өйдә терлекләр янында мәш килә, улы Салават бабасы янында эшкә өйрәнеп үсә, әнисе Гөлсинә белән хатыны Эльмира гаилә учагын саклый. Кечкенә Зилә - әтисенең зур шатлыгы. "Хезмәт командасында да, гаиләдәге кебек үк, бер-береңә юл куеп, аңлашып эшләгәндә Кайбычның киләчәге булыр!", - диде ул әңгәмәбезгә нокта куеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу