Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Амалия бездән ярдәм көтә!

Матбугатның тәэсир көче ныклы аның. "Амалиягә бергәләп ярдәм итик!" дигән мәкаләбез белән халкыбыз күңелен уята алдык, димәк, максатыбызга ирештек. Ә кызчыкка ярдәм итү буенча игълан ителгән акциябез дәвам итә.

Максатыбыз кечкенә кыз Амалиянең проблемасын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, Германиядә дәвалану өчен акча җыюны башлап җибәрү иде. Бу көннәрдә редакциябез телефоны бер дә тынып тормый, барысы да сабый язмышы белән кызыксына. Амалия Галиевага дип редакциягә акча китерүчеләрне дә кире бормыйбыз. Бухгалтерыбыз Рәзинә Ибәтуллина аларның һәрберсенең күпме акча бирүенең төгәл исәбен алып бара. Матди ярдәм күр­сәтүчеләр үзләренең исемнәрен газета битләрендә күрсәтүне теләмәсәләр дә, без сезне алар белән даи­ми таныштырып барачакбыз. Менә алар: Югары Кошман мәчетеннән фитра сәдакасы - 2500 сум, Афанасьевкадан Гөлчирә Миңгалиева, Олы Кайбычтан Артем Александров - меңәр сум, Олы Кайбычтан Фаил Шаһивәлиев, Зөфәр Гарәфетдинов, Колаңгыдан Фидаил Гарәфетдинов - 500 әр сум, Иске Чәчкабтан Ләлә Әдиятуллина, Олы Кайбычтан Ильяс Гарәфетдинов - 200 әр сум, Сания Нәфыйкова 100 сум. Кайбыч муниципаль район Советы, контроль-хисап палатасы хезмәткәрләре - 4805 сум, башкарма комитет, җир һәм милек мөнә­сә­бәтләре палатасында эшләүчеләр 6560 сум, финанс-бюджет палатасыннан мең сум акча җыйганнар. Алар бер көнлек хезмәт хакларын Амалияне дәвалау өчен күчерде.

23 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Амалияне чит илдә дәвалау өчен 733 341,92 сум акча (барлыгы 1 миллион 400 мең сум акча кирәк) җыелган. Рәхмәт сезгә! Хәзер кешеләрнең күңеле катыланды, бер-береңнең хәлен белешү юк, дигән сүзләрнең безнең өчен ят икәнлеген раслый халкым. Изге күңелле, булганын башкалар белән дә бүлешә белүче кешеләр яши безнең Кайбычта.

"Минем дә бөтен балалар кебек көләсем, шатланасым, яшел чирәмдә йөгереп йөрисем килә",- дип өзгәләнүче сабый язмышына битараф калмасагыз иде. Изгелек җирдә ятмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Амалиягә бергәләп ярдәм итик!