Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Амалия – әнисенең өмете

Зур Урсак авылының нәни кызы Амалияне Германиядә дәвалау өчен зур күләмдә акча кирәк булуы турындагы мәкалә Борындык авылының мәчет картларын да битараф калдырмаган.

Җомга намазыннан соң алар, бергәләшеп киңәш­еп, Рамазан аенда мәчеткә җыелган фитра сәдакасының биш мең сумын Амалия Галиеваны Германиядә дәвалау өчен бирү турындагы фикергә килгәннәр. Мәчетнең имам-хатыйбы Равил абый Бикмуллин әйтеп узганча, фитра сәдакасы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, авыруларга бирелергә тиеш. Сырхауханәдә дәваланучы мәчет картларына да шул сәдакадан 200 сум күлә­мендә азык-төлек алалар икән.

"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе коллективы да сабый язмышына битраф булып кала алмады. Бердәм, тату кечкенә коллективыбызның һәр әгъзасы Амалияне дәвалау өчен акча бирде. Газетабызның узган санында басылып чыккан «Амалиягә безнең ярдәм кирәк» дигән мәкалә укучыларыбызда зур кызыксыну уятуына без бик шатланабыз. Арабызда чит кеше язмышына битараф булмаган изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр күп икән. Кайбычтагы АЗС операторы Мөнир Баһавиев та, Амалиягә тапшырырсыз, дип, редакциядә 500 сум акча калдырып китте. Сабыйның әнисе Резедә Галиева социаль челтәрдәге төркемдә хәбәр калдырган: «Кайбыч халкына рәхмәтемне белдерәм, районның күпчелек оешмаларында кызым өчен акча җыя башлаганнар. 19 ноябрьгә районнан 10900 сум акча җыелды, рәхмәт сезгә». Хәзер барлыгы 601303,47 сум акча җыелган. Дәвалану өчен миллион дүрт йөз сум акча кирәк.

Хөрмәтле кайбычлылар! «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе «Амалиягә бергәләп ярдәм итик!» дигән акция игълан итә. Бу игелеклелек акциясенә барыгыз да кушылсагыз иде. Сорауларыгыз булса, редакция белән элемтәгә керегез. Резедә Галиеваның телефоны: 89375292875.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев