Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Амалиябез шифаханәдә дәваланып кайтты

Кайбыч халкының изге гамәлләргә әзер булуы бик күп төрле авырулардан интегүче нәни кыз Амалия Галиевага күрсәткән ярдәмендә ачык чагылды.

Нәсел җепләре Зур Урсак авылына барып тоташучы Казан кызы Амалия әнисе Резедә белән берлектә 16 июньнән 6 июльгә кадәр Чехиянең иң яхшы шифаханәләренең берсендә тернәкләндерү курсы узып кайтты. "Шифаханә чыгымнарын күтәрүдә Кайбыч хәйриячеләренең файдасы зур булды. Якташларыбыз күрсәткән изгелек һәрбарчагызга игелек булып кайтсын иде,"- дигән теләктә алар. Җир йөзендә яшәү өчен көрәшүче сабыйны әле алда да чит илләрдә җитди дәвалану курсы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Амалия Галиева