Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Амалиягә бергәләп ярдәм итик

"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе игълан иткән "Амалиягә бергәләп ярдәм итик!" акциясенә син дә кушыл!

Редакциябез ишеген кыяр кыймас кына атлап кергән Олы Кайбычтан 67 яшьлек Габдулла абый Батталов Зур Урсак кызы Амалия Галиеваны Германиядә дәвалау өчен пенсиясеннән ике йөз сум акча алып килгән.

- Газетадан авыру сабый турындагы мәкаләне укыганда күзләремә яшь килде. Исән-сау терелсен генә иде, аякка бассын иде Амалия.Үземнең дә яраткан ике оныгым бар, бар теләгем: дөньяга туган һәр бала бәхетле, сәламәт булсын, - диде ул.

Олы Кайбычтан биш балага гомер бүләк иткән пенсионер Хәсбәт Заһидуллин, шәхси эшмәкәр, өч бала әтисе Фирдүс Ибәтуллин да, бала тиз­рәк савыксын иде, дигән теләкләрен бел­де­реп, меңәр сум акча тапшырды. Биргән сәдакаларыгызның әҗере үзегезгә ме­ңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч “Кайбыч таңнары”