Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ана бәйрәме

Ир-егетнең армия хезмәтеннән кайтуы, беренче чиратта, аналар өчен бәйрәм, минемчә. Газиз баласының туган йортына исән-имин әйләнеп кайтуын әниләр кебек сабыр гына, сагышланып көтүче юктыр ул... Мөрәле авылында яшәүче Гөлчәчәк апа Мифтахованың бу көннәрдә шатлыгы зур: яраткан улы - Илнуры армия хезмәтеннән кайтты бит.

Хәрби хезмәт срогы бер генә ел булса да, мәктәп партасы, техникум сукмагыннан башканы күрмәгән яшь егетләр өчен монысы да - зур сынау. Башта өч ай Омск шәһәрендә хәрби әзерлек курслары узган ул. Аннан Илнурны Ульяновск каласына җибәргәннәр - хәрби десант гаскәрләренең десант-штурм батальонында механик-машина йөртүче булып хезмәт иткән. Яңа елдан соң Казан автотранспорт техникумында укуын дәвам иттерергә уйлый.

Мифтаховлар гаиләсендә биш ир бала, Илнур - нәкъ уртанчысы. Бер-берсенә ярдәмчел, һәрчак дус-тату алар - биш бертуган, бер йодрык сыман. Өлкән абыйсы Илшат Тверь өлкәсенең Торжок шәһәрендә хезмәт иткән. Хәзер тормыш иптәше Рәзилә белән ике кыз үстерәләр. Абыйсы Илфат читкә китеп эшләп йөри. Әле мәктәптә генә укучы энеләре Алмаз һәм Айрат солдат абыйларын аеруча түземсезләнеп көткән, билгеле. Илнурга өйдәге шау-шу, гөрләшү тансыктыр: ул армиягә киткәндә Рәзилә җиңгәсенең олы кызы Ильвинага нибары алты ай булган, ә егет бер ел армиядә йөргән арада, ярты ел элек кечкенә балалары Ралинә дә туган. Кайтып керү белән, әле хәрби формасын да салып өлгермәгән абыйсының алдына менеп утырып, Ильвина фотога да төшәргә өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте