Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалар ышаныч телефоны

2009 елда Россия Федерациясе 17 майда билгеләп үтелүче Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә кушылды.

Балалар ышаныч телефоны - балалар һәм яшүсмерләргә аноним рәвештә бушлай психологик ярдәм күрсәтү хезмәте. Анда авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала. Гомумроссия балалар ышаныч телефоны- 8-800-2000-122 тәүлек әйләнәсе эшли. Бу телефонга консультатив-психолгик ярдәм кирәк булганда, шулай ук балаларны рәнҗетү, өйдә яки башка урыннарда җенси мөнәсәбәтләргә тарту очраклары буенча шалтыратырга мөмкин. Район социаль яклау бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Нурия Сафина хәбәр иткәнчә, бу көн уңаеннан бүлектә төрле чаралар үткәрү - патронат гаиләләрдәге балалар белән шушы телефон турында әңгәмәләр үткәрү, ата-аналар алдында ТР бала хокукларын яклау уполномоченные турында чыгыш ясау, балаларга ышаныч телефоны язылган визиткалар тарату күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ышаныч телефоны Балалар ышаныч телефоны