Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бассейнда рәхәтләнеп йөздек

Иҗат кешесе шундый инде ул, аның күңеле һаман яңалык эзли, бертөрлелектән тиз туя. Без дә Яңа ел бәйрәмен ничек кызыклырак итеп каршы алыйк икән, дип, озак кына баш ваттык.

Редакция кысаларында гына табын артында утыру беребезгә дә кызык түгел. Бәйрәм алдыннан коллектив белән Казанга концерт-театрга чыгып китү дә кызыктырмады, анда бездән башка да ыгы-зыгы. Редакторыбыз Фәридә Нигъмәтҗанова, безнең тәкъдимнәрне тыңлап-тыңлап йөрде дә, соңыннан барыбызга да сюрприз ясады: Кама Тамагына барачакбыз, андагы "Идел таңнары"редакциясе коллективы белән бергә "Акчарлак" спорткомплексында бассейнда ял итәчәкбез икән! Менә ичмасам идея бу!

Кама Тамагында хезмәттәшләребез бик җылы каршы алды безне. Урамда салкын кыш, ә без 38 градус җылылыктагы бина эчендәге бассейнда рәхәтләнеп йөздек, саунада утырдык. Соңыннан тирләп-пешеп чәй эчтек. Эш турында сөйләшмәбез дигән идек, сүзебез үзеннән-үзе иҗатка барып тоташты. Ә без, үз чиратыбызда, киләсе Яңа елга Кама Тамагы журналистларын Кайбычта ачылачак бассейнга чакырып кайттык. Кунак ашы кара-каршы бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел бәйрәме

2
X