Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Бердәм Россия” өмәгә чакыра

Редакциягә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегеннән республикабызда яшәүчеләргә мөрәҗәгате килеп иреште. Анда болай диелә:

Без яшәгән республиканы яратуыбыз аны тагын да матуррак, ямьлерәк итеп күрүдә ачык чагылыш таба. Татарстан - уртак йортыбыз, барыбыз да аның чиста, яшәү өчен уңайлы булуын тели. Алда безне Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы бәйрәме көтә. Май бәйрәмнәрен чиста урамнар, паркларда каршы алыйк.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси һәм иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм учреждениеләр коллективларына, мәктәп укучылары һәм студентларга, гомумән, Татарстанда яшәү­че барча кешегә, әйдәгез, сквер-паркларыбыз, ишегалды-подъездларыбызга чын хуҗа булыйк, гомумреспублика язгы җыештыру-чистарту айлыгында һәм 28 апрельдә узачак шимбә өмәсендә барыбыз да катнашыйк, дип мөрәҗәгать итә.

Зурлар янәшәсендә балаларның да эшләве мөһим. Әйдәгез, үсеп килүче яшь буынга туган авылы, туган ягына, Ватанга мәхәббәтнең үз урамыңны, ишегалдыңны чистарту кебек гади төшенчәләрдән башлануын аңлатыйк. Шимбә өмәләре үткәргәндә сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен тиешле тәртипкә китерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Татарстан табигате күңелләрне иркәләсен, аның белән Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, ә республикабыз кунаклары да соклансын өчен барысын да эшлик".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия”