Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Без бик бәхетле...»

Кошман мәдәният йортында узган атнада үткәрелгән "Бәләкәч туе"на бары бәхетле парлар гына чакырулы иде. Гаиләнең яклаучысы, ныклыгы булган ир-атлар һәм ана булу ләззәтен бер һәм берничә тапкыр татыган гүзәл затлар - гүя үзе бер көч.

Кичәнең оештыручысы һәм алып баручысы Гөлия ханым Сафиуллина бары бер сорау белән уйланырга мәҗбүр итә: "Сез үзегезне бәхетле гаилә дип саныйсызмы?" Бәхет касәсе тулыларга аның барлыгы-юклыгы турында уйларга кирәкми дә, ул бит аның янәшәсендә. Яшәү - үзе бәхет икәнлеген белми, бәхетнең ни икәнлеген аңламый яшәүчеләрдән исә, сорадың ни, сорамадың ни - күр­мәс. Бактың исә, янәшәңдә синең өчен өзелеп торган тормыш иптәшең, яраткан балаларың булу - бәхет үзе шул икән! Шуңа да сәхнәгә чыккан парлар, сорауны ишетү белән, елмаеп җавап бирә. "Без бик бәхетле..."

2011 елда Кошманда 14 сабый дөньяга килгән. "Бәләкәч туе"на алты сабыйның әти-әнисе килгән иде. Шунысы кызыклы, бәхетле әтиләрнең өчесе - хезмәттәшләр, Хәйруллин Радик, Садриев Марсель, Шакиров Ришатлар суд приставлары хезмәтендә эшли. Радик абый белән Илһамия апа уллары Раязны Илзирәгә энекәш итеп алып кайтсалар, Марсель белән Ләй­сәннең һәм Ришат белән Гөлнараның тәүге мәхәб­бәт җимешләре. Әтиләре кебек үк, Сәй­дәш белән Мәликә дә бергә бакчага йөреп, бер класста укыячак. Алинә һәм Илнур Садриевлар да әти-әни булу бәхетен бер генә тапкыр татыган, кызлары Камиләне үстерәләр. Ә менә Фәнис белән Резидә Мотыйгуллиннар гаиләсендә өченче баһадир дөньяга килде. Абыйлары Фәнил белән Инсаф түземсезләнеп сеңел көтсәләр дә, Камилне бик яраталар икән. Ә ме­нә Ислам белән Инсаф Сабировларның мактанырлыгы бар: нәкъ кыш уртасында, 28 декабрьдә дөньяга килде аларның сеңелләре Әминә. Әниләре Ләлә ханымга ярдәмче, әтиләре - Түбән Кошман мәчетенең имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәткә иркә кызчык булып үсәр ул. Хәзрәт ислам дине кануннары буенча әдәп-әхлаклы, тәрбияле балалар үстерү турында яшь гаиләләргә дә сөйләде.

"Бәләкәч туе"н үткәрү китапханәче Гөлия ханымның күптәнге уе инде. Бала дөньяга килү, аңа мәгънәле, матур исем кушу, тәрбияләү, бишек җыры көйләп йоклату, уеннар уйнату кебек һәр мизгелне күз алдында тотып әзерләнгән тамаша гаилә, балалар турында җырлар белән үрелеп барды. Кичәне алып баручыларның берсе, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да бәләкәчләргә багышлап бәйрәм үткәрү идеясен күтәреп алган. Инде балалары үсеп буй җитсә дә, хәтерендә бишек җырын яңартып, тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте ул.

Раязның дәү әнисе Сания апа белән 2012 ел­ның тәүге сабые - Зәлинәнең дәү әнисе Гөлсинә апа Сафиуллиналар сәх­нәгә чакырылды. Тормыш тәҗрибәсе туплаган, тормышта һәркайсы үз урынын тапкан ул-кызлар үстергән хөрмәткә лаек дәү әниләрнең җылы теләкләре амин дигән чагына туры килер, иншәаллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәдәният йорты “Бәләкәч туе” бәхетле парлар