Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Без тарих өчен документлар туплыйбыз»

18 декабрьдә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тулды. Шул уңайдан без Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Зөфәр кызы Гайнуллина белән әңгәмә кордык.

- Рафия Зөфәровна, җәмәгатьчелек фикеренчә, ЗАГС бүлегендә эшләү - ул гел туйлар, төрле тантаналар, куп­шы күлмәкләр, шампан шәрабыннан гына тора кебек. Сезнең өчен бу көндәлек хезмәт. Шулай да "бәйрәмнәрнең икенче ягында" ниләр бар?

- Никахларны теркәү- ЗАГС исемле зур айсбергның су астындагы бер өлеше генә ул. Хезмәтебез күпкырлы, иҗади һәм шул ук вакытта халык өчен бик тә кирәкле. Без кешеләрне ишетә һәм тыңлый белергә тиеш. ЗАГСка нинди максаттан килүен дә беренче караштан аңларга тиешбез. Шатлыгы бар икән, аның белән бергә шатланабыз, якын кешесенең үлемен теркәргә килсә, кайгысын уртаклашабыз. Гражданлык хәле турындагы актларны теркәгәндә барысын да йөрәгем аша үт­кә­рәм. Бездән кешенең өзе­леп торганы юк, төрле мәсьәләләр белән мөрә­җә­гать итәләр. Гражданлык хәле, бала туу, үлем, никахны, аерылышуларны тер­кәү, баланың әтисен билгеләү, исем алыштыру, уллыкка алуны рәс­миләш­терү белән генә түгел, таныклыклар, төр­ле белеш­мәләр бирү, актлардагы язмаларга тө­зәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү, ерак һәм якын чит илләрдән документлар алуга үтенечләр әзерләү һәм башка бик күп төрле эшләр белән шө­гыль­ләнә­без.

11 айда гражданлык хә­ле буенча 443 акт төзелде, юридик яктан әһәмиятле 1133 башка төр эш (кабаттан таныклык, белешмәләр бирү, акттагы язмаларга өстәмәләр кер­тү) башкарылды.

Соңгы елларда акттагы язмаларга төзәтмәләр кер­тү буенча эш күләме артты. Хәзер бар җирдә дә электрон документ әй­ләнеше гамәлдә, ә "акыллы машиналар" хаталарны кабул итми. Элегрәк исем, фамилия, атасының исемен дөрес язуга әллә ни әһәмият бирмәгән булсалар, хәзер андый очракларда банклар, Пенсия фонды, салым хезмәте, социаль яклау органнары клиентларын ЗАГСка җибәрә. Бу исә озакка сузылган, мәшә­катьле хезмәт: башка ЗАГСларга мөрәҗәгать итәргә, хат язышырга, дело ачарга кирәк.

- ЗАГС бүлегендә эшли башлаган беренче елларыгыз турында да сөй­ләгез әле.

- Мин ЗАГС бүлеге җитәк­чесе итеп 2006 елда билгеләндем. Үземә куйган беренче бурыч - гражданлык хәле турындагы акт язуларын заман та­ләпләренә туры китереп формалаштыру иде. Без киләчәктә тарихка кереп калачак даими рәвештә сакланырга тиешле документлар туплыйбыз.

- Ә архив фонды?

- Бүгенге көндә архив фондында 1920 елдан башлап 121776 акт язуы бар. Шуларның 82632се ЗАГСның автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелгән. Авыл җирлекләре секретарьлары белән берлектә якын арада хәл ителергә тиешле мөһим бурычларның берсе - электрон архив формалаштыруны тө­гәл­ләү.

- Сез башка социаль һәм федераль ведомст­во­лар белән дә тыгыз элем­тә­дә эшлисез бит әле.

- Әйе, туу һәм үлем очракларын теркәү турындагы мәгълүматлар һәр 10 көн саен районара фе­дераль салым хезмәтенә җибәрелә. Вафат булучыларның исемлеге ай саен УФМС, хәрби комиссариат, прокуратура, ЦИКка бирелә. Безнең ни дәрәҗәдә төгәл, юридик яктан дөрес эшләвебезгә күп нәрсә бәйле. Чөнки ЗАГС органнары мәгълү­матлары нигезендә илебезнең социаль-икътисади программалары эшлә­нә. Ягъни, дәүләт бурычын хәл иткәндә безнең структураның әһәмияте зур, шул ук вакытта җа­ваплылык та көчле.

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

- Минем өчен иң мөһиме - ЗАГСның һәм авыл җир­лекләре башкарма комитетларының эшчәнлеген камилләштерү. Алтын юбилярларны гына тантаналы төстә түгел, ә кө­меш, алтын туйларын үт­кәрүчеләр, исем куштыручылар да безгә үз тәкъ­димнәрен җиткерсен иде. Болар яшь буынны гореф-га­дәт­ләргә тугрылык үр­нәгендә тәр­бияләргә, гаи­лә кыйммәтләрен сакларга этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС органнары