Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Без укучыларыбыз белән бергә

Ерак авылларга барганда даими укучыларыбызның хәл-әхвәлен сорашуны һәрвакыт максат итеп куябыз. Бу юлы да сәфәргә чыгуның сәбәбе газета укучыларыбыз белән якыннан аралашу, аларның уй-фикерләрен белү, яшәешләре белән танышу иде.

Эш сәфәребезне Иске Тәрбит авылыннан башлавыбыз юкка түгел - монда укучыларыбыз байтак безнең. Почта бүлекчәсенә килеп җиткәндә сәгать ун да тулмаган иде әле - эшнең кызган вакытына, кеше күп чакка туры килдек. Ветеран укытучы, озак еллар башлангыч сыйныфларга белем биргән Галина Урысова, "Гөбенә" агрофирмасының Иске Тәрбит филиалы ашханәсе пешекчесе Альбина Николаева, укытучы Галина Зайцевалар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, газета-журналларга язылырга килгән. Барысы да безнекеләр, озак еллар газетадан аерылмаган дусларыбыз. Галина Алексеевна Урысова "Кайбыч таңнары"н район яңалыкларын ерак авылларга җиткерүче төп чыганак дип атады. Аның сүзенә яңа гына бүлекчәгә килеп кергән Иван Петрович Шоркин да кушылды. Соңгы елларда утызга якын төр­ле газета-журналны өйгә яздырып укыган пенсинер моннан биш-алты ел элек Норильск каласыннан туган авылына кайтып төпләнгән. Металлург заводында эшләгән якташыбыз газетага быел да язылмакчы, пенсия килүне көтә. Укучыларыбызның газетаны шулай кө­теп алуы безнең күңел­ләргә дә сары май булып ята, билгеле...

Чүти авылындагы укучыларыбыз сүлпәнлек күр­сәтә быел. Әлегә 354 хуҗалыкның нибары 81е генә "Кайбыч таңнары"на язылган. Югыйсә язылу кампаниясенең "урак чо­ры" саналган май ае да ахырына якынлашты бит. Әнә агрофирма филиалында савымчы булып эшләүче Фәридә Фәрахова, газетаны һәрвакыт көтеп алып укыса да, ки­лә­се яртыеллык өчен әлегә язылмаган...

Мәлки почта бүлекчәсенә төш вакытында килеп җиттек. Бүлекчә начальнигы Мария Акрымова әйтү­енчә, бүген язылучыларның саны йөзгә чак тулмый. Иске агач бинада урнашкан бүлекчәдә тәртип, пөхтәлек тудырган, гөлләр утырткан Мария ханым. Бу авылда язылу кампаниясе өчен җаныбыз тыныч - почта хезмәткәрләре үз эшен җиренә җиткереп башкара, укучыларыбыз да актив.

Ульянково бүлекчәсендә газетага 87 укучыбыз язылган. Корноухово, Воскресенский, Победа кебек авылларга хезмәт күрсәтүче бу бүлекчәдә кечкенә авылларда газета укучыларның кимүенә борчылуларын белдерделәр. Форсаттан файдаланып, автобус маршрутларының төгәл вакытында йөрмәвен, пассажирларга мөгамәләсен дә тән­кыйть иттеләр. Биредәге укучыларыбыз газета битләрендә көн кадагына сугардай, актуаль мәсьәләләрне яктырткан язмаларны күбрәк күрергә тели.

Укучыларыбызның борчылуы, үз фикерен белдерүе, уйлануына сөендек. Ди­мәк, безне укыйлар, язган сүзебезнең тәэ­сире зур, йогынтысы көчле. Газетабыз укучыдан, Кайбыч халкы "Кайбыч таңнары"ннан аерыл­ма­сын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авылы