Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнең иң яхшы укытучылар

Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга исәпләнгән "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында укытучыларның уңышларын билгеләп үтү максатында "Безнең иң яхшы укытучы" дип исемләнгән грант булдырылган иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 20 мартыннан 27 августына кадәр грантка дәгъва кылучылар арасында төрле тестлар уздырды, аларның педагогик эшчәнлеген өйрәнде.

Грант алуга игълан ителгән бәйгедә республика буенча 13356 укытучы катнашкан, шуларның 2326сы җиңүче дип табылган. Алар арасында Кайбыч укытучылары да бар. Район мәгълүмати методик үзәк директоры Светлана Петрова хәбәр иткәнчә, "Безнең иң яхшы укытучы" бәйгесендә район мәктәпләреннән 82 укытучы катнашкан, шуларның тугызы грант откан. Узган уку елында үткәрелгән бәйгедә 47 педагог катнашкан, шуларның 33е җиңүгә ирешкән. Иң яхшы дип табылган педагогларның хезмәт хакына ай саен алты мең сум өстәлеп бара.

Быелгы грант ияләре белән, хөрмәтле укучыларыбыз, сезне дә таныштырып узабыз. Алар түбәндәгеләр: Люзия Абдуллина, Зур Урсак мәктәбенең рус теле укытучысы; Анатолий Васильев, Иске Тәрбит мәктәбе директоры, математика укытучысы; шул ук мәктәптән Нина Федорова, рус теле укытучысы; Ләлә Гарәфетдинова, Олы Кайбыч мәктәбенең математика укытучысы; Любовь Горбунова, Зур Подберезье мәктәбенең тарих укытучысы; Ольга Костюкова (рәсемдә), Хуҗа Хәсән мәктәбенең география укытучысы; шул ук мәктәптән башлангыч класслар укытучысы Надежда Макарова; Зөлфирә Сөнгатова, Чүти мәктәбенең рус теле укытучысы; Рамилә Тимергалиева, Федоровское мәктәбенең татар теле укытучысы. Югары уңышка ирешкән әлеге укытучылар белән хезмәттәшләре дә, укучылар, ата-аналар да горурлана. Аларга яңадан-яңа хезмәт уңышлары юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иң яхшы укытучы