Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнең янәшәдә ветеран

Җиңү көне һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 1945 ел истәлеге тормышның үзе кебек мәңгелек. Бөек Җиңүгә 67 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алышыныр, ләкин җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә...

Балалар һәм яшүсмерләрнең Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә булган кызыксынуларын арттыру, аларның мәгълүмати һәм компьютер технологияләрен куллану өлкәсендәге эшчәнлек­ләрен активлаштыру максатыннан район социаль яклау бүлеге һәм "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан "Безнең янәшәдә ветеран" дип аталган электрон презентацияләр конкурсы үткәрде. Ул инвалид һәм ятим балалар, күпбалалы һәм социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр арасында ике төркемдә: 10 яшьтән 14 яшькә кадәр һәм 15 яшьтән 18гә кадәрле балалар арасында оештырылды.

Бәйгедә районыбызның 12 мәктәбеннән 19 укучы катнашты, барлыгы 16 эш кабул ителде. Презентацияләр материалларның кызыклы һәм эчтәлекле бирелеше, дизайн, сыйфатлы фотоматериаллар куллану ягыннан бәяләнде. Нәтиҗә "Өмет" үзәгендә ясалды, жюри әгъзалары өстенлекне түбәндәге авторларга бирде: 10-14 яшьтәге балалар арасында беренче урынны Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Ләлә Хөсәенова, икенче урынны Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Зөлфия Сабирова, өченче урынны Федоровское урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Ангелина Лапина һәм күмәк эш өчен Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары Алена Бартязова, Диана Ильина, Евдокия Горшкова һәм Снежана Быкова яулады. 15-18 яшьтәгеләр арасында беренче урынга Надеждино урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Мария Корнилова, икенче урынга Бәрлебашы төп гомумбелем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рошаль Дункай лаек дип табылды. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең янәшәдә ветеран