Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әбрар Шәминга- 100 ел

Бүген район үзәк китапханәсендә күренекле якташыбыз - полковник, ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, "Чәчәкле яулык", "Сагындырган сукмаклар", "Кыр чәчәкләре", "Күңел күзе", "Янар тауны кичкәндә" һәм башка китаплар авторы Әбрар Шәминның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Әлеге кичәдә хәрби һәм язучының Казан шәһәрендә яшәүче кызы Наилә Черкасова, оныгы Ольга, оныкчыгы Анастасия, Әбрар ага белән бертуганнарының балалары Рәбыйга Ибраһимова, Сания , Салих Гыйләҗевлар, Марат Айрат, Айдар Хәсәновлар, Олы Кайбычта, Кече Кайбычта, Иске Чәчкаб авылында яшәүче башка туганнары катнашты. Анда шулай ук язучыны күреп белгән, аның белән аралашкан Ленар Закиров, Сәбахетдин Гарәфетдинов һәм башка авылдашлары да чакырылган иде. Кичә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында узды. Кичәдә катнашучыларның барысы да хатирәләре белән уртаклашты. Әбрар ага Шәмин 1912 елның 20 июнендә Олы Кайбыч авылында туган. Ул яшәгән урам хәзер аның исемен йөртә. Гомеренең шактый өлеше Урта Азиядә узган. Язучылык белән соңрак шөгыльләнә башлаган, иң беренче чиратта, ул хокук сакчысы: 14 яшендә халык судында делопроизводитель буларак башланган хезмәт юлы, халык тикшерүчесе, судья, Казанда Хәрби трибунал рәисе буларак дәвам итә Әлеге кичә турында тулырык "Кайбыч таңнары"ның алдагы санында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әбрар Шәминга 100 ел Әбрар Шәмин