Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәйрәм күңелле үтте

30 июньдә Олы Кайбычтагы ял паркында Россия яшьләре көне уңаеннан зур чара үткәрелде.

Бәйрәм ял паркындагы футбол кырында Олы Кайбыч авылы һәм Апас районының Акхуҗа авылы яшьләре командаларының очрашуы белән башланып китте. Нәти­җәдә кайбычлылар 6:1 исәбе белән җиңүгә иреш­те. Якташларыбыздан Илназ Сәлахиев ике, Радик Шпаков, Рафил Шаһиев, Фәнил Миңнуллин, Илһам Галиуллин берәр туп кертте. Акхуҗа командасыннан Илнар Хәсәнов бер җавап тубы кертүгә иреште.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев башлап җибәрде һәм сүзне муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәх­мәтуллинга бирде. Ул, район яшьләрен бәйрәм белән котлап, болай диде:

- Без бүген биредә Россиядә билгеләп үтелүче яшьләр көненә җы­елдык. Бу көннең ил күләмендә узуы гаҗәп түгел, чөнки киләчәк яшьләр кулында. Без алдагы көн­нәргә максат куеп, төрле инновацион проектларны тормышка ашыруны күз­дә тотып эшлибез икән, моны бары тик белемле, сәләтле, алдынгы карашлы яшьләр белән генә тормышка ашырырга мөм­кинлеген дә тирән аңлыйбыз. Тау ягының гүзәл почмагында урнашкан Кайбычта, бә­хеткә, талантлы, иҗади актив яшь­ләр күп. Бүген кайсы гы­на тармакны алма, ул булсын авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдә­ният, медицина һәм башка өлкә­ләр­дә безнең яшь­ләребез намус белән эшли. Кайбыч яшьләре хезмәттә дә, спортта да сынатмый. Район җитәкчелеге яшь­ләр­гә һәряклап ярдәм итү, яшь белгечләрне авылга кайтару, яшь белгечләрне, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыр дип ышандырам. Барыгызны да бәй­рәм белән! Яшьлекнең кадерен белегез, бү­генге заман чирләреннән безнең яшьләр ерак торыр дип ышанам!

Мәйданда хатын-кызлар, ир-егетләр арасында кул көрәштерү, ир-егетләр командалары арасында аркан тартышу һәм башка ярышлар үтте. Хатын- кызлар арасындагы ярышта кунаклар күбрәк катнашты. Җиңүчеләр дә алар составыннан булды: беренче урынны Мен­делеевск шәһә­рен­нән, күрү буенча инвалидлар арасында кул кө­рәше буенча Россия спорт мастеры, Россия чемпионы Мария Урсегова яулады. Икенче урынны инвалидлар җәмәгать оешмасы активисты, Чистай шәһәреннән Светлана Миңнекәева алды. Өченче урын биатлон буенча халыкара класслы спорт мастеры, 2003 елда инвалидлар арасында Германиядә үткән дөнья чемпионатында чемпион булган, 2006, 2010 елларда Паралимпиадаларда катнашып җиңүләргә ирешкән Ирина Поляковага бирелде.

Ир-егетләр арасында кул көрәше буенча ярышта Акхуҗа егете Рушан Абдулманов иң көчлесе бул­ды. Икенче урынны район мәшгульлек үзәге директоры Игорь Канашов яулады. Көчләре тигез булу сәбәпле, өченче урын Рус Бәрлебашыннан Радик Галиевка һәм инвалидлар җәмәгать оешмасы активисты Илшат Хәлимовка бирелде.

Бәйрәм тантанасы Казан шәһәреннән килгән артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Яшьләр, бәйрәм кунаклары өчен сәүдә нокталары эшләде. Соңыннан салют атылды, бәйрәм дискотека белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтагы ял паркы Россия яшьләре көне