Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Федоровскоеда яшәүче Анастасия әби яңа йортка күчергә әзерләнә

Анастасия әби иске өе янында төзелүче йорты тирәсеннән көненә әллә ничә тапкыр әйләнә.

Сиксән алты яшь белән барганда яңа йорт өлгертерләр, дип уйлап та карамаган әби моның чынбарлык икәнлегенә ышана инде хәзер. Аңа дип ак кирпечтән төзелгән ветеран йорты әллә каян балкып тора. Хәзер эч­ке эшләрне генә башкарасы калган. Анастасия әбигә йорт Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак төзелгән. Аның тормыш иптәше Дмитрий Моряков яу кырыннан исән-сау кайтып, 1994 елда вафат булган. Безнең районда сугыш ветераннары, аларның тол калган хатыннары бө­тен уңайлыклары булган яңа йортларда инде берничә ел яши. Анастасия әбигә бераз соңлап төзи башлауларының сәбәбе - никахлашу турындагы таныклыкта ире­нең исемен­дә язылган бер хәреф хатасы. Аның Димитрий тү­гел, ә Дмитрий исемле булуын район суды аша раслатырга туры килгән. Анастасия әби авырудан соң авыр сөйләшә, шуңа да аның белән иркенләп ара­лаша алмадык. Шулай да улы Александрның Владивостокта, Евгенийның Костромада, ә кызы Валентинаның Казанда яшә­вен әйтте.

- Балаларым игелекле минем. Ярдәмнәреннән бер дә ташламыйлар. Әнә 80 яшьлек юбилеема автомат кер юу машинасы бүләк иттеләр. Үзем аны кабыза белмим, кызым белән киявем атна саен диярлек бөтен эшем­не эшләп китәләр. Суыткычым да яңа әле, анысы да балаларым бүләге. Үзем Федоровскоеда телефонистка булып эшләдем. Яңа йортка тизрәк күчәсе иде, - ди ул.

Бакчасында да тәртип Анастасия әбинең. Кыяр-помидор, кәбестәләре өл­гергән, чәчәкләре бакчасына ямь бирә.

- Бакчамны яратам. Хә­зер рәхәт, яңгырлар еш ява, су сибәсе юк инде, - ди ул елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровскоеда яшәүче Анастасия әби яңа йортка күчергә әзерләнә

2
X