Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Газета – чын дусты

"Кайбыч таңнары" чыга башлаган көннән алып бүгенгәчә өзлексез язылучылар байтак. Озак еллар бездән аерылмаучы укучыбыз - Симәки авылында яшәүче Анна Калашникова.

10 ноябрь көнне Анна Ва­сильевнаның гомер бәй­­рәме - 90 яшьлек юбилее. Ул яраткан газетасын бүген дә күзлексез укый. Газета аның дусты да, киңәшчесе дә. Аяклары авыртканга күрә өйдән чыгып йөри алмый, бары тик "Кайбыч таңнары"ннан авыл һәм район яңа­лыкларын белеп тора.

Анна Васильевна - ветеран-укытучы, 35 елдан артык гомерен Симәки башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган. Тәтеш районының Олы Шәмәк авылында туган кызга кечкенәдән үк белем алуга юллар ачык була. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлагач, Федоровское урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр.

Хезмәтенә мәхәббәте шулкадәр зур була аның, хәтта райкомга эшкә берничә мәр­тәбә чакырсалар да, мәк­тәпне ташламый.

Ире Павел Кузьмич белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр, һәркайсы тормышта лаеклы урынын тапкан. Ирен, ике улын, бер кызын җирләгән Анна Васильевна еш кына, фотолар карап утырганда, яшьлек истәлекләрен хәтерендә яңарта. Тик кү­ңелсезләнергә вакыт юк, күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары бары шатлыклар китереп тора әбекәйгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары”