Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Халкым күрсәткән ышаныч минем өчен бик кадерле»

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 14 октябрьдә узган сайлаулар уңаеннан Кайбыч халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда мондый юллар бар:

"Кадерле якташларым! Дүртенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына де­путат сайлау Кайбычта оешкан төстә узды. Әлеге сайлауларда барлык сайлаучыларның 98,52 процентының катнашуы халкыбызның сәяси яктан өлгергәнлеге турында сөйли. Авыл халкы бу юлы да сайлауга бәйрәмгә килгән кебек барды. Активлык күрсәткәннәре өчен сайлаучыларга тирән рәхмәтемне белдерәм. Бу сайлауда халкым күр­сәт­кән ышаныч минем өчен аеруча кадерле. Депутатлыкка теркәлгән дүрт кандидат арасыннан Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның җи­ңүе халкыбызның аңа булган ышанычы зур булуын дәлилли. "Бердәм Россия" партиясе кандидатының җиңү яулавы бер дә очраклы хәл түгел. Димәк, халкыбыз илебездәге әйдәүче партиягә зур өмет­ләр баглый. Кайбычлылар бүген партия алып барган сәясәтне хуплый, иртәгәге көнгә ышаныч белән карый. Кайбычны киләчәктә бик нык алга киткән район итеп күрәсем килә. Депутатыбыз да аның социаль-икътисади үсеше өчен теләктәшлек күрсәтер, дип тирән ышанам.

Сайлау кампаниясендә катнашучыларның барысына да - җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, волонтерларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Халкыбызның бердәмлеге безне яңа­дан-яңа җиңүләргә рухландыра. Алга таба да бергә булыйк, бердәм булыйк!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин