Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хәрби сер чишелде

Шушы көннәрдә генә редакциягә төз гәүдәле, баһадирдай егет солтаны килеп керде. Ихлас елмаюы белән барыбызны да әсир итте, җитмәсә, өстендәге солдат формасы да үзенә килешеп тора!

Тиз арада сорау арты сорау яудыра башладык: кем ул, каян, кайларда хезмәт иткән?.. Ә аның җавабы бер булды: хәрби сер! Сөйләшә торгач, теле ачылды тагын. Хуҗа Хәсән егете Артур Макаров икән. Үзе хезмәт иткән Иркутск шәһәреннән 15 июльдә генә кайткан. Аңа кадәр Казанда медицина көллиятенең ашыгыч ярдәм фельдшерлары әзерләү бүлеген тәмамлаган. Хәзер укуын Казан дәүләт медицина академиясендә дәвам итәргә тели. Армиядә исә стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә элемтәче һөнәрен дә үзләштергән. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз анысы... Яңа һөнәре турында сораша башлагач, тагын теге "хәрби сер" дигән гыйбарә калкып чыкты. "Бер ел хәрби хезмәт бер атна кебек сизелми үтте дә китте, дуслар белән дә аерылышасы килмәде", - дип, сүзне икенчегә борып җибәрде Артур. Әйе, хәрби сернең мөһимлеген солдат шулпасын эчкәннәр генә аңлыйдыр шул... Хәрби бурычны үтәү - һәр егетнең намус эше, дип саный ул. Биш яшьлек энесе Тимур инде хәзер үк абыйсының солдат формасына кызыгып йөри торгандыр. Абыйсының да карары ныклы: "Вакыты җиткәч, энемә һичшиксез армия хезмәтен үтәргә киңәш бирәчәкмен. Тормыш итәргә өйрәтәләр анда", - дигән фикердә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан Армия