Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хуҗа Хәсән авылындагы 95 яшьлек Ольга Апачева: «Сөйгәнем сугышта һәлак булды»

Россия Президенты Владимир Путинның сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә юлланган чираттагы котлау хаты Хуҗа Хәсән авылындагы 95 яшьлек Ольга Апачевага килде.

Юбилеен билгеләп үтүче әбигә илбашының хатын һәм үз бүләкләрен район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева бер­гә­ләп тапшырды.

- Сез дәһшәтле сугыш елларында авыр хезмәт белән чыныккан буын. Җиңү көнен якынайтудагы тырыш хезмәтегез өчен сезнең алда мәңгелек бурычлыбыз. Туганнарыгызның игелеген кү­реп, безне шатландырып озак еллар яшәгез әле, - диде район башлыгы Аль­берт Рәхмәтуллин юбилярны котлап.

Бөек Ватан сугышы башланганда Ольга Апачевага 22 генә яшь була әле. Яшь, чибәр кыз сугышның беренче көннәрендә үк сөйгән ярын фронтка озата. Арада саф мәхәб­бәт җепләрен ялгаган сә­лам хатлары гына йөри. Әмма ике яшь йөрәккә бергә булырга язмаган, егете яу кырында ятып кала. Гомере буе сөйгән ярына тугрылык саклап, башкаларга күз салмый. Гаиләсез, тыңлаучан кызны төрле авыр эшләр­гә җибәрәләр. Ат җигеп агач та, Канаш шәһә­рен­дәге элеваторга ашлык, ягулык-майлау материаллары да ташый.

- Үзләре бала табып үс­тергән кешеләр дә минем кебек бәхетле яшәмидер. Тормышка чыкмасам да, гомерем балалы гаиләдә, аларның шат авазларын ишетеп, туганнарымның ярдәмен, ихтирамын тоеп узды. Энем Николай да, киленебез Александра да, аларның балалары да миңа гомер буена бер авыр сүз әйтмәде, тату яшибез. Шундый хөрмәт­тә яшәвем өчен аларга рәхмәтлемен, Ходай үз­лә­ренә озын гомерләр бирсен, сәламәтлекләреннән аермасын иде. Мине юбилеем белән котларга килгән район башлыгына да, аның белән килүче­ләргә дә, илебез җитәкчеләренә дә рәхмәтем чиксез, - диде юбиляр.

Аның бертуган абыйсы Меркурийны 1942 елда фронтка алалар. 1943 ел­да Псков шәһәре тирәсендә барган сугышларда хәбәрсез югала ул. Авыр хезмәттән бушаган арада Ольга абыйсының ике баласын тәрбияләргә булыша.

- Ул гомере буе Ходайга ышанып, дин кануннарын үтәп яшәде. 95 яше тулуга карамастан, хәзер дә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә пост тота. Беркайчан да дару кулланганы булмады, җәй айларында үзе дару үлән­­нәре җыя, авырып китсә, шулардан төнәтмә­ләр кай­натып эчә. Аның һәр авыруга дәва булырлык төрле үләннәре бар. Мунча керергә дә ярата. Ул безнең белән төп нигездә яши, - диде абыйсының улы Николай Апачев Ольга апаның яшьлеген искә алып.

Николай агага әтисе сугышка киткәндә бер яшь, апасы Мариягә өч яшьләр чамасы булган. Шуңа ул әтисен хәтерләми дә. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә өч ел авиация полкында самолетларга хезмәт күрсәт­кән.

- Ольга апа без яшь чакта ныклы терәгебез булды. Әнием балаларны үстерешергә ярдәм итсә, ул йорт эшләрендә булышты. Мин үзем 37 ел дәвамында Хуҗа Хәсән мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыттым, - дип сүзгә кушылды Николай аганың тормыш иптәше, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Александра Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән авылындагы 95 яшьлек Ольга Апачева: «Сөйгәнем сугышта һәлак булды»