Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Инвалидлар ялгыз түгел

Инвалидлар эшләре буенча муниципаль район башлыгы каршында августта оештырылган Совет моңа кадәр кәгазьдә генә эшләгән. Әмма узган атнада инвалидлар һәм аларның гаилә әгъзалары катнашында үткән "түгәрәк өстәл" артындагы сөйләшүдән соң боз урыныннан кузгалыр кебек.

Бу көнне бер өстәл артына җыелган физик мөм­кинлекләре чикле булган кешеләр әле беренче ге­нә тапкыр шулай бергәлә­шеп проблемалары хакында сөйләштеләр, кү­ңелдәгесен ачып салдылар. Аларны тыңлаганда Совет әгъзаларының кү­бесенең күзләре яшьләнде, чөнки тормыш сынауларына дучар булучы­лар­ның барысы да чынбарлыкны буяуларга төр­мичә генә, ачыктан-ачык, дөресен сөйләде. Мондый эчкерсез әңгәмә шулай якын кешеләрең бе­лән генә килеп чыга ул. "Түгәрәк өстәл" артындагы сөйләшүне оештырган социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева очрашуның беренче мизгелләрендә үк дустанә, җылы атмосфера булдыра алды, шуңа да залда бер-береңә ышаныч, үзара хөрмәт хакимлек итте. Анда катнашучылар физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә булган карашны үзгәртү буенча фикерләрен әйтте. Кайсы тумыштан гарип, кайсы бәхетсезлеккә олыгайгач дучар булган кешеләр өчен иң кадерлесе - сәламәтлек. Координатор-алып баручы билгеләп узганча, хакимият һәм җәмгыять аларга йөз белән борылырга, тормышларын яхшы якка үзгәртергә булышырга, көндәлек проб­лемаларын хәл итүдә ярдәм кулы сузарга бурычлы. Бу очрашуга чакырылучыларның барысы да - Кече Кайбычтан Илнур Курмаев, Колаңгы тимер юл станциясе поселогыннан Фирая Пыжова, Олы Кайбычтан Валентина Сәлахиева, Алинә Хәйретдинова, Рамия Нуретдинова, Мөрәле­дән Альбина Сабирова, Зур Урсактан Фәния Нуриева ныклы ихтыяр көчле, авырлыклар алдында каушап калмаган, тормышта үз урыннарын тапкан олы йөрәкле кешеләр. Аларның барысын да җиңел тормыш эз­ләүчеләргә, гел зарланып яшәүче­ләргә үрнәк итеп куярлык. Физик мөм­кинлек­ләре чикле булучыларны нигездә торак белән тәэмин ителеш, эшкә урнашу, спорт белән шөгыльләнү, ял, күңел ачуга бәйле мәсьәләләр кызыксындыра. Аларның кайбер сорауларына шул ук көнне җавап бирделәр. Район башлыгы, инвалидлар Советы рәисе Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, тормышта сәламәт кеше хәл ит­мәс­тәй бер генә проблема да юк, аның өчен бары теләк кенә кирәк. Һәр кешенең үз язмышы, безнең максат - авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү. Бу юнәлештә хәл уңай якка үз­гәрер дип ышанасы килә. Очрашуда инвалидлар берлеге оеш­тыру хакында да сүз булды. Берлә­шү нәтиҗәсендә күпләр үз мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашырачак, сәлә­тен күрсәтәчәк, тулы канлы яшәү рәвеше алып барачак. Бу чынбарлыкта да шулай булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвалидлар ялгыз түгел