Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Картаймый шул йөрәк

Олы Кайбыч мәдәният йортында районыбызның төрле авылларыннан җыелган халык талантлары - лаеклы ялга чыккач та җырлап-биеп, сәнгатьне яратып яшәүче сәхнә ветераннары катнашында зур концерт узды. Төрле милләт вәкилләрен бер сәхнәгә җыйган бу бәйрәмдә, әйтерсең лә, салават күперенең барлык төсләре нур чәчте. Төбәгебездә яшәүче халыклар дуслыгын, бердәмлегебез, зур тату гаиләдә яшәвебезне...

"Картаямыни соң йөрәк!" дип аталган кичә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды. Еллар маңгайга тирән сырларын салуга да карамастан, йөрәк һаман яшь кала икән шул ул. Әнә, Олы Кайбычның "Җәүһәр" ансамбленә йөрүчеләр яшьлегендәге җырларны ничек оста итеп башкара, ә биегендә сыгылмалыкка, хәрәкәтләренең төгәллегенә барыбыз да сокландык. Борындыктан Гөлфәния Габдуллина да "Чабата" биюен әнә ничек оста башкарды. Гармунчылар - Борындыктан Фиргать Хәйруллин, Фәрит Мөлеков, Олы Кайбычтан Рәмзия Биктаһирова, Иске Тәрбитән Михаил Герасимов, Зур Подберезьедан Николай Карлинның бармакларына күз иярми.

Бу көнне сәхнә түрендә 50 ел яшәгән парларны да хөрмәтләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга, иң җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Соңыннан алтын туйга җиткән гаиләләрне бәйрәм табынына чакырдылар.

- Безне шулай хөрмәтләүләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Парлы гаилә - ныклы гаилә ул. Гаиләләрегезне саклагыз, балаларыгызны ятимлектә үстерә күрмәгез, барыгызга да шулай озак еллар буена бергә яшәргә язсын иде, - диде Морза Бәрлебашыннан Сания апа белән Шәриф Сибгатуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәдәният йорты