Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Картлар йорты – соңгы тукталышлары

1 октябрьдә районда Халыкара өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Бу көннәрдә хезмәт коллективларында, барлык авыл җирлекләрендә үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны, өлкән яшьтәге әби-бабайларны хөрмәтлиләр. Республика күләмендә игълан ителгән ункөнлек безнең җирлектә дә югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләргә шундый бурыч куйды.

Өлкәннәр ункөнлегенең быелгысы да чараларга бай. Аның кысаларында авылларда әби-бабайларны мул табын артына бергә җыялар, концертлар күрсәтелә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, гомер көзләрен ялгыз гына үткәрүче пенсионерларның хәлләрен белешәләр, чит кеше ярдәменә мохтаҗларга бакча, йорт эшләрендә булышу өчен "Ярдәмгә ашыгабыз!" акциясе игълан ителде, Галия Кайбицкая музеена бушлай экскурсияләр, шахмат ярышлары оештырыла, өченче буын университеты эшли, сәламәтлекләрен тикшерәләр. Дөрес, болар бездә бәйрәмдә генә түгел, ел әйләнәсе башкарыла торган эшләр. Өлкәннәр көнендә аларга игътибарның бермә-бер артуы - гадәти хәл.

1 октябрь көнне район Картлар һәм инвалидар йортында да иртәдән үк бәйрәм атмосферасы тантана итте. Зал уртасындагы өстәл төрле нигъмәтләрдән сыгылып тора дисәк, һич арттыру булмас. Биредә яшәүчеләр өчен әлеге йорт - соңгы тукталыш. Әмма монда ничек кенә яхшы булмасын, туган, яшәгән нигезләрен сагына алар.

- Мин монда әле яңа кеше, ике атна элек кенә китерделәр. Апас районының Йомралы авылыннан мин, мәгариф ветераны, бик күп бүләкләрем бар. Яхшы карыйлар да бит, шулай да өемне сагынам, - ди Мөбәширә әби Хәлиуллина.

Төрле төбәкләрдән җыелып, бер түбә астында яшәүчеләрне котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Галләмова да катнашты. Олы Кайбычтагы "Җәүһәр" ветераннар ансамбле искиткеч матур концерт программасы әзерләгән. Альберт Рәхмәтуллин, өлкәннәргә алга таба да игътибар зур булачагына басым ясап, аларга иң җылы теләкләрен җиткерде. Бу тантана бераз моңсурак та булды. Чөнки коллектив шушы йорт ачылган 2002 елның 14 августыннан бирле директор булып эшләүче Салих Маннанов белән саубуллаша.

- Салих Ваһапович чын мәгънәсендә уникаль кеше. Эштән китү турындагы гариза белән кергәч, аптырабрак та киттем. Әмма пенсия яшендәге кешене "эшлә инде" дип үгетләү дөрес булмас иде. Үз эшен яратып, намус белән башкарган кеше ул. Директор дип тормаган, бабайларны мунчага күтәреп барып, үзе юындырган кеше зур рәхмәт сүзләренә лаек. Күрәсезме, ул китә дип, әби-бабайлар елый, хезмәт коллективының күзендә яшь. Җитәкчене елап озатулары сирәк күренеш, мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми, - диде ул, директорга Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырып.

Өлкәннәргә күрсәткән изгелек әнә шулай игелек булып үзенә кире әйләнеп кайтты Салих абыйның. Барыбыз да әби-бабайларга, ярдәмгә мохтаҗларга шулай рәхим-шәфкатьле булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара өлкәннәр ункөнлеге