Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбыч егете Илназ Ибәтуллин волонтер булу серләрен ача

Казандагы Универсиаданы оештыру һәм үткәрүдә 20 меңнән артык волонтер катнашкан. Алар арасында Олы Кайбыч егете Илназ Ибәтуллин да бар иде. Тормышындагы гаҗәеп вакыйга турында ул безгә дә сөйләде.

- Универсиада волонтеры булу - ул, беренче чиратта, зур җаваплылык. Син республиканы гына түгел, бөтен бер илне тәкъ­дим итәсең. Универсиада үзе - тулы бер тормыш. Минем әнә шул тор­мыш эчендә кайныйсым, җәйге уеннарга үзем­нән өлеш кертәсем килде, - ди Илназ.

Нәрсәдән башланды?

- Былтыр сентябрьдә, без беренче курска укырга килгәч, волонтерлар сайтына кереп, анкета турырыга тәкъдим иттеләр. Октябрьдә теркәлү уздым да үзем турында мәгъ­лү­матны язып калдырдым. Уку процессы белән бу хакта оныта да язганмын! Кыш көне әңгәмәгә чакырдылар, ни өчен волонтер булырга теләвем белән кызыксындылар. Кызыксынучан, һәрчак яңалыкка омтылучан, спортны яратучы кем генә Универсиада хәрәкәтеннән читтә калыр икән? Спорт волонтеры булу - нәкъ менә минем өчен! Әңгәмәдә дә шул хакта сөйләдем. Кызып-кызып сөйләвемне ошаттылар бугай - киләсе турга җиңел генә үт­кәр­деләр, - дип искә ала Илназ волонтерлык хәрәкә­тенә кушылган көннәрен.

Сайлап алу турын узуы җиңел булмагандыр - республикадан гына тү­гел, чит өлкәләрдән дә 50 меңнән артык студент волонтер булырга теләк бел­дергән бит. Илназ әй­түенчә, волонтерлар төр­кемнәргә бүленә: гомуми профильле волонтер, волонтер-белгеч, спорт мәй­­данында эшләүче волонтер һәм шәһәр волонтеры. Илназга бәхет елмайган: ул баскетбол матч­лары уздырыла торган "Мирас" спорт ком­плексына билгеләнгән.

- Башта тренингларны уку йортында лекция­ләр­дән соң үткәрделәр, анда матур дөрес сөйләргә өйрәттеләр. Волонтерның елмаюы да "дөрес" булырга тиеш икән бит! Анысын җиңел үзләш­тер­дек. Уеннар башланырга ике атналап вакыт калгач, тренингларны объект­лар­да уздыра башладылар. Мин тамашачыларны каршы алырга, урыннарына озатырга, сорауларына җавап бирергә, спортчылар өчен җан атып, кычкырырга тиеш идем. Һәм елмаю турында бер генә минутка да онытмаска! - дип сөйлә­де Илназ "Мирас"тагы эше турында.

Илназга Универсиада, волонтерлык тарихын, баскетболның килеп чыгышы һәм бүгенгесе, Казандагы спорт обүектлары турында барысын да җентекләп өйрәнергә ту­ры килгән. Кунакларга ба­рысы да кызык бит. "Алар белән аралашудан бары тик җылы хисләр генә калды күңелдә", - ди волонтер егет.

Универсиада - тулы бер дөнья!

- Инглиз телен камил бе­лү таләбе куелмады без­гә. Әмма миңа чит телдә мөрәҗәгать итсәләр, әл­бәттә, мин югалып калмас идем. Безнең белән Коста-Рикадан килгән волонтерлар да эшләде, без тиз арада дуслашып киттек, күп аралаштык, - ди Илназ.

«Мирас»та көн саен дүр­тәр матч үткән, ягъни бер сменага ике уен туры ки­лә дигән сүз. Бер смена 8 сәгать дәвам итә, ашап алырга, ял итәргә тәнә­фес­ләр бирелә. Ул арада башка волонтерлар сине алыштырып тора - бу эш­ләрне менеджер көй­ли.

- Волонтер җитез дә булырга тиеш икән. Авыр булмадымы соң? - дип сорыйм.

- Ул атмосферада кайнаган кеше арганлыгын сиз­­ми. Ничек аңлатырга соң... - дип, бер мәлгә уйланып калды ул. - Универсиаданың позитив дул­кыны үз эченә бөтереп ала, һәм син - шул дулкынны барлыкка китерүчеләрнең берсе икәнлеген аңлау шатлык китерә. Смена җитүен көтеп ала башлыйсың. Универсиада ахыры җитүен бөтен­ләй дә теләми башлыйсың хәтта! Ике ел элек Шеньчжень каласында узган Универсиада студентлар уеннарын яңа дәрәҗәгә күтәрде, Казан тагын да югарырак торырга тиеш иде. Без моны башкарып чыга алдык. Үземнән дә өлеш кертүемә сөенеп йөрим әле дә, - дип җавап бирде Илназ.

Сүз уңаеннан, безнең волонтерлар Сочидагы Олимпиаданы оештыруда да катнашачак. "Мин дә бик теләп барыр идем, кызганыч, волонтерлык "чирен" соңрак "йоктырдым шул" - өлгерми калдым", - дип шаярта егет. Меңъеллык Казаныбыз яшьлегенә кайткан сыман булды, Илназ сүзләрен­чә, моны чит илләрдән килгән кунаклар, волонтерлар да әйткән.


Илназ Ибәтуллин, 2 курс студенты, нанотехнологияләр буенча белем ала.

Яраткан спорт төре - мәктәптә хоккей, баскетбол һәм футбол белән шөгыльләнгән. Хоккей һәрвакытта да беренче урында калачак.

Девиз - «Ирешелгәннәрдә тукталмыйча, һәрвакыт алга барырга!»




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч егете Илназ Ибәтуллин волонтер булу серләрен ача

2
X