Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбыч районында 1734 кеше диспансерлаштыру узды

Безнең кайсыбызның гына бәхетле, озын гомер кичерәсе, яхшы эш табасы, матур йортта яшисе, балалар үстереп, аларның уңышларына шатланып гомер кичерәсе килми икән? Моның өчен сәламәтлек кирәк.

Бездә шулай гадәткә кергән инде, сәламәт кеше сырхауханәгә йөрми, авырмаса, врачларга күренүне кирәк дип тапмый. Әмма бу бер дә дөрес түгел, чөнки һәркем үзенең участок врачына мөрәҗәгать итеп, тикшеренеп торырга тиеш. Үзеңне сәламәт итеп хис итеп йөрсәң дә, яшерен чирләр баш калкытырга мөмкин. Кайсы гына чирне алма, аларның барысын да үзвакытында дәвалый башларга кирәк. Диспансерлаштыру нәкъ менә шул максатны күздә тота да инде. Әлеге мөһим чара чирне иртә стадиясендә ачыклап, дәвалау курсы билгеләргә, хроник чирле кешеләрне даими күзәтү астына алырга, чирнең көчәеп китүенә юл куймаска, профилактика, дәвалау курсы алып барырга мөмкинлек бирә.

Диспансерлаштыру вакытында кан, бәвел анализы алына, канга биохимик анализ ясала, флюорография, УЗИ, 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар маммография, ирләр - онкотест уза. Нинди дә булса авыру ачыкланса, өстәмә тикшерү үткәрелә, тар белгечләр карый. Диспансер исәпкә куйганннан соң, даими күзәтү алып барыла, сәламәтлек паспорты тутырыла.

Диспансерлаштыру гомуми авырулар күрсәткечен, эшкә сәләтле яшьтәгеләр, гомумән, халык арасында үлем очракларын киметергә, онкологик авыруларны иртә срокларда ачыкларга мөмкинлек бирә.

2013 елның 18 ноябренә алынган мәгълүматларга караганда, 1734 кеше (план буенча-2500 кеше) диспансерлаштыру узды. Бу - планның 69,4 проценты. Тикшерү вакытында 13 кешедә онкология , җидесендә - кан әйләнеше, бишесендә күз авырулары булуы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында 1734 кеше диспансерлаштыру узды