Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычларны салкыннар куркытмый

Кышның яртысы узып китсә дә, чын салкыннар булганы юк иде әле. Көннәр чагыштырмача җылы торды, карлы яңгыры да булды, җепшек яңгыры да яуды. Ниһаять, туган ягыбызга чын кыш килде. Һава торышының еш үзгәреп торуы авыл хуҗалыгында эш торышына, халык сәламәтлегенә ничек йогынты ясый икән соң?

Рифкать Басыйров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

- Кышлату чорының уңышлы баруы терлекчелектә технология таләпләрен төгәл үтәүгә бәйле. Терлекләр рацион буенча ашатылса, алар бернинди салкыннарга да бирешми. Суык көннәрдә дә фермалардагы мө­гезле эре терлекләр көн саен ачык һавага чыгарыла. Бүгенге көндә район савымчылары бер сыердан 15,1 килограмм сөт сава. Былтыр ул 13,7 килограмм гына иде. Республикада сөт саву буенча инде менә ничә ай дүртенче урында барабыз. Яшь бозаулар салкын ысул белән асрала, ягъни кышкы салкыннарда да читлекләрдә яши, аларның тәүлеклек үсеше шулай ук югары, үлем-җитем юк. Салкын көннәрдә фермаларда су кату, ут бетүгә юл куелмады, эш тиешле режимда бара.

Надежда Федорова, Олы Кайбыч, ветеран-укытучы:

- Мин һава торышы үзгәрешенә бик сизгер кеше. Буран, яңгыр буласын, һава температурасының үзгәрәчәген алдан сизәм. Йөрәк ешрак тибә башлый, сулыш алуы авырлаша, баш авырта, кан басымы күтәрелә. Бу билгеләр күренүгә табиб кушкан даруларымны эчә башлыйм, бер вакытта да үз белдеклегем белән дәваланмыйм. Гипертония белән авыручыларның барысына да алдан саклык чаралары күрергә киңәш итәм. Миңа һава торышының үзгәрүе түгел, атмосфера басымы үзгәрүе күбрәк тәэсир итә.

Гөлназ Җәмилова, Шүширмә башлангыч мәктәбе мөдире:

- Укытучылар өчен балаларның иминлеге - иң мөһиме. Мәгариф бүлегеннән куелган таләп буенча башлангыч мәктәп укучылары 23 градустан да салкын булса, укырга килмәскә мөмкин. Без бу хакта ата-аналарга да, балаларга да аңлаттык. Бүген иртә белән бездә 24 градус салкын иде, алты укучыбызның алтысы да килгән. Әмма дәресләрне өзмәдек. Көндезгә җылытты. Бездә балалар дәрес калдырырга яратмый. Зыкы салкыннарда да алар рәхәтләнеп урамда уйный. Ә мәктәбебез җылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычларны салкыннар курытмый