Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычлыларга тормышны яратучы, аралашучан кешеләр ошый

Тормыш мәшәкатьләре арасында кеше еш кына үзенең табигыйлыгын югалта. Барыбыз да әйләнә-тирәдәгеләрдән яхшы мөнәсәбәт көтә, тик, кызганыч, һәрвакытта да таба гына алмый. Һәр кылынган гамәл исебездә кала, күңелләребездән җуелмый. Аларның яхшылары - сөендерә, начарлары - төн йокысын качыра. Бер акыл иясе әйткән бит: "Өч нәрсәне беркайчан да кире кайтарып булмый:...

Ә сез кешеләрдәге нинди сыйфатларны аеруча яхшы бәялисез? Әлеге сорау белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттем.

Юрий Канашов, банк җитәкчесе:

- Чын кеше һәрвакыт тәрбиялелек һәм туры сүзлелек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Үзе булдыра алмаганны эшләргә вәгъдә бирүчеләрне яратмыйм. Иң яхшысы - татлы ялганга караганда ачы дөреслекне ишетү.

Рушания Кузнецова, Багай авыл җирлеге башлыгы:

- Дөреслек яратучылар, намуслылар, ихлас күңеллеләр, башкалар хәленә керә белүчеләр ошый. Юкка гына кеше авыр вакытта сынала, димиләрдер. Гайбәтчеләрне, ике йөзлеләрне бер дә яратмыйм.

Александр Кучумов, районның контроль-хисап палатасы рәисе:

- Миңа тормышны яратучы, аралашучан, үзләреннән позитив энергия таралучы кешеләр ошый. Барыннан да бигрәк әдәплелекне, намуслылыкны, йомшак күңеллелекне югары бәялим. Төгәллек, җитәкчеләрдәге, шулай ук аларның кул астында эшләүчеләрдәге үз эшен төгәл башкару кебек сыйфатларны һәрвакыт хөрмәт итәм. Икейөзле, ялганчы, вәгъдәләрен үтәмәүче, үз сүзләрендә тора белмәүче кешеләрне күңелем һич кенә дә кабул итә алмый.

Эльмира Сафина, Галия Кайбицкая музее хезмәткәре:

- Тормышта миңа икейөзле, үз вәгъдәләрендә тора белмәүче кешеләр белән очрашырга туры килде. Андый кешеләргә хөрмәтем бөтеләй юк. Һәркем үзендә тәрбиялелек, намус, сабырлык, әйләнә-тирәдәгеләренә карата яхшы мөнәсәбәт, хөрмәт тәрбияләргә тиеш дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлыларга тормышны яратучы, аралашучан кешеләр ошый