Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычта 17 гаилә ведомствоара патронажда тора

- Көндәлек эшчәнлегебездә ярдәмгә мохтаҗ, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән даими очрашабыз. Социаль өлкәдә чит кеше кайгысына битараф булмаган, намуслы, игелекле кешеләр генә озак эшли ала ул. Алар бездән ярдәм көтүчеләрнең өйләренә барып төрлечә булыша: өен җыештыра, керен юа, ашарга пешерә, кибеттән азык-төлеген алып кайта. Моны бөтен кеше дә...

Безнең районда социаль яклау бүлеге,"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22 нче бүлеге, район Карт­лар һәм инвалидлар интернат-йорты һәм кадрлар әзерләү буенча комплекслы үзәк аша халыкка социаль ярдәм чаралары оештырыла.

"Өмет" үзә­ге директоры Фәнис Гыйниятуллин чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә чит кеше ярдәменә мохтаҗ бул­ган 70 кешегә 50 социаль хез­мәт­кәр һәм өч шәфкать туташы беркетелгән. Гаилә һәм балаларга яр­дәм итү бүлегендә эшләүчеләр балигъ булмаган балалар тәрбиялә­нүче гаиләләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе белән шө­гыль­ләнә. Алар әледән- әле авылларга чыгып, балаларын тиешенчә тәрбияләмәүче ата- аналар белән очраша, яшәү шартларын өйрәнә, проблемаларын ачыклый һәм ярдәм итү чараларын билгели. Төзәлү юлына басмаган гаиләләр балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә чакырыла. Олы Подберезье, Федоровское, Мәлки, Ульянково, Багай, Борындык авыл җирлекләреннән барлыгы 17 гаилә ведомствоара патронажда тора.Узган ел сигез гаилә исәпкә куелган, бишесе, киресенчә, исәптән төшерелгән. Биш гаиләдәге алты бала Чүпрәле районындагы "Җылы йорт" приютына, берсе Казандагы балалар йортына вакытлыча урнаштырылган. Аз керемле, социаль яктан тотрыклы булмаган гаи­ләләрдә тәрбияләнүче 105 бала төрле шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан.

Өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеге үзләре генә тормыш алып бара алмаучыларга, инвалидларга социаль-көнкүреш, социаль-медицина хезмәтләр күр­сә­түгә юнәлдерелгән. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булучыларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай хезмәт күр­сә­телә.

- Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең барысы да безнеке, димәк, проблемалары да безгә кагыла, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Без аларны уртага салып хәл итәргә тиеш.

- Авылда эш юк, дигән сүзләрне еш ишетергә була. Әмма бездә 4-6 кешегә социаль ярдәм күрсәтеп, тулы ставкага эшләүче кеше табуы кыен, - дип проблемалары белән уртаклашты бүлек мөдире Светлана Нуруллина.

Матди ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина чыгышыннан күренгәнчә, былтыр районда 6804 кешегә федераль һәм республика бюджетыннан 36 миллион 463 мең сумлык ярдәм күр­сә­телгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта 17 гаилә ведомствоара патронажда тора