Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычым – куанычым!

Кайбыч ягым - тау ягым, Урман-суга бай ягым. Синдәгедәй гүзәллекләр Кай җирләрдә бар тагын?! - дип язган Рифкать ага Гарифуллин белән килешми мөмкин түгел. Туган якның ямен, суы тәмен анда яшәгән кешеләр генә аңлый аладыр. Моннан 21 ел элек яшьлегенә кайткан Кайбыч районы бу көннәрдә бәйрәмгә әзерләнгән көяз кызлар кебек....

Ленар Закиров, ветеран:

Кайбычның яңадан кайтуына ике дистә елдан артык кына вакыт үтсә дә, чынлыкта ул күпкә өлкән - 85 еллык тарихы бар аның! Төбәгебезнең мактанырлыгы бар: ун Социалистик Хезмәт Герое, биш Советлар Союзы Герое, генерал, академик, галимнәр, иҗат әһелләрен милләт уллары итеп тәрбияләгән як без! Кайбычыбызның киләчәге - яшьләр кулында. Аларны үз артыннан ияртеп барырдай җитәкчелек булганда, яңа җиңүләр яуланыр. Эшлисе байтак: югалткан объектларны кире торгызсак эш урыннары булдырылыр, яшьләребез авылда калыр. Туган ягына хезмәт итсен иде тырыш ул-кызларыбыз. Президентыбыз Рөс­тәм Миңнеханов килгәч тә, бу хакта әйтте. Яңа җитәкчебезгә өмет-ышаныч зур, авыр хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын!

Ләлә Хәйруллина:

21 елда күп сулар акты: Кайбыч үсте, яңа поселоклар калыкты. Апас составында булганда район үзәгенә барып җитү үзе сынауга тиң иде. Оешма-учреждениеләр үзебезгә кайткач, шатлыкның чиге булмады. Пенсия фонды хезмәткәре буларак, боларны яхшы хәтерлим. Халыкның 33 проценты - пенсия яшендәгеләр. 2000 елларда Картлар һәм инвалидлар йортын оештыргач, өлкән буын рәхмәт яудырды. Караучысыз калган кешеләр дә - шушы яктан, шушы туфрактан бит, соңгы елларын туган төбәктә үткә­рергә теләүләре табигый. Халык өчен эш урыннары арттырылса, яшәешнең һәр өлкәсе җанландырса - чәчәк атачакбыз әле. Теләгем - Кайбычның киләчәген дә тагын да ямьлерәк, яктырак итеп күрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ягым тау ягым