Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычымның туган көне

Тау ягының гүзәл почмагына урнашкан Кайбычның яңадан район булып оешуына бүген 21 ел тулды. Шул уңайдан Район мәдәният йортында тантаналы кичә үткәрелде.

Дөнья чигенә җитсәң дә, тиң тапмассың Кайбычка, дип иисемләнгән әлеге тантанага район оешуның башында торган инициатив төркем әгъзалары да, анда төрле елларда эшләгән җитәкчеләр дә чакырылган иде.Анда Кайбычның беренче җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин, район үзәк сырхауханәсендә эшләп киткән Дамир Сөләйманов, күренекле якташыбыз- генерал-майор Рафил Ногманов, хезмәт ветераннары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты Муниципаль район белән әле бер ай элек кенә идәрә итә башлаган Альберт Рәхмәтуллин шушы еллар эчендә ирешкән уңышлар өчен төбәгебезнең хезмәт сөючән тырыш халкына тирән рәхмәтен белдерде. Татарстан Республиксы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбычка соңгы килүендә безнең районның республикада иң яхшы эшләүче ун район арасына керергә бар мөмкинлекләре булуына басым ясаган иде. Альберт Илгизәрович, Президент сүзләренә тугылыклы булып, район икътисадын ныгыту, халыкның томыш-көнкүрешен яхшырту буенча максатчан эш алып барылачагын ышандырды. Ул Кайбыч үсешенә үз өлешләрен кертүчеләргә Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр, чәчәк бәүләмнәре тапшырды. "Йолдызлык" фестивалендә зур җиңүләргә ирешкән баларның җитәкчеләре дә Рәхмәт хатларына лаек булды. Тантана район мәдәният йорты, авыл үзешчәннәре һәм "Йолдызлык" фестивалендә катнашкан балаларның чыгышы белән бергә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Район мәдәният йорты