Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көчле рухлы егет солтаны

РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Чулпан Камалиева аны "йөз процент оптимист кеше" дип атый. Тырыш егет үзе килеп җиткәнче, идарәнең фотоархивыннан аның сурәтләрен барлаганда да, бер әйбер күзгә чалынды: нинди генә бәйрәм чарасы, сәхнәдә чыгышлар булмасын - Марат һәрчак үзәктә.

Өендә компьютеры булган һәркем диярлек Марат Вәлиев дигән егетне яхшы белә, чөнки көн дәвамында аңа әле бу, әле теге сорау белән мө­рә­җәгать итә­ләр, яисә ватылган компьютерларын күтәреп үк киләләр. Балачактан өченче группа инвалид булуына карамастан, үз-үзен тотышында, яшәү рәвешендә мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә хас күңел төшенкелеге, авырсыну дигән әйбер аның өчен бөтенләй ят нәрсәләр.

Мәктәптә үк физика җене кагылган егет Казан дәү­ләт педагогия университетының физика-информатика факультетын тәмамлаган. Табигатьтән бирел­гән сәләте өстенә тырышлык та кушылгангамы, хез­мәт урынында автоматлаштыру буенча алыштыргысыз белгеч ул бү­ген. Диплом алгач, башта район мәгариф бүлегендә программист булып эш­ләп ала. Пенсия фонды идарәсендә хезмәт стажы әле дүрт ел гына. Тиз ара­да республика буенча үзәк бүлек белгечләре белән уртак тел тапкан, идарәнең катлаулы эш программаларын үз­ләш­тереп, 30 компьютердан торган системаның эшчәнлеген көйли Марат. Алга китеп, шуны да әйтик, "Өченче буын университеты" дип аталган компьютер грамоталылыгы дә­реслә­рендә пенсия яшендәге абый-апаларны да заманча технологияләр белән эшләргә өйрәткән.

"Барлык техника тәртиптә булып, сәгать кебек эшләп торса, миңа күңелсез бу­ла башлый. Эшсез торырга, тик утырырга яратмыйм. Электрониканың барлык төрләре белән дә кызыксынам. Машинамны да башка кешедән караттырганым юк, үзем тө­зәтәм," - ди ул үзе. Мө­гаен, әнә шул тырышлыкта, һаман яңа­лыкка омтылуда, алга барудадыр аның авыруын җиңү се­ре. Бер урында туктап калмаска, максат билгеләп, шуңа ирешү өчен гел алга барырга - әнә шундый аның тормыш принцибы. Шул юлда төр­ле кешеләр белән аралашып, башкаларга ярдәм итәргә дә җитешергә ки­рәк - менә тагын бер прин­цип.

Дөрес, барысы да кешенең үзеннән тора. Авырлык алдында сынатып, бераз гына тукталып калдыңмы - бирешүеңне көт тә тор. Марат көнаралаш "Олимп" спорт комплексында шәхси программа буенча спорт белән шө­гыльләнә. Чаңгыга басарга да теләге бар. Аның фикеренчә, буш вакыттагы шөгыль я сәламәтлеккә, я акыл үсеше өчен файдалы булырга, шул ук вакытта рухи ләз­зәт китерергә тиеш. Гаиләдә - әнисе Гөлзилә һәм сеңлесе Алсуның төп таянычы, аларга гел яр­дәм итеп, кайгыртып яшәве Маратны үз гамәлләре өчен җавап бирердәй егет асылы буларак та тасвирлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе Марат Вәлиев