Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Күңелләрдә калды җылысы

Яшьлекләре авыр сугыш, сугыштан соңгы авылларны, калаларны торгызу елларына туры килгән өлкәннәрне хөрмәтләү, күркәм традициягә әйләнеп бара.

Багай авыл җирлегендә бу чараны үткәрүгә аеруча зур әһәмият бирә. Алар 2 октябрьдә Салтыйганда, өчесендә Багай, Арыслан авылларында өлкәннәр өчен чәй мәҗлесләре үткәрде.

Өлкәннәрне бәйрәм бе­лән котларга Арыслан башлангыч мәктәбе укучылары да килгән иде. Алар әбиләренә багышлап шигырьләр сөйләде, җырлар башкардылар. Алга таба укучыларны сәхнәдә Арыслан клубы хезмәткәрләре алыштырды.

Мул итеп әзерләнгән табын артында утырган кунакларны район Советы аппараты җитәкчесе Александр Кучумов, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова бәй­рәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Өлкәннәрне авылның киләчәге, урамнарның юлсызлыгы, авылны икегә бүлеп торучы чокыр аркылы салынган күпердән үтеп булмавы борчый. Шулай ук, янгын чыга калса, янгын сүндерү машиналары су алырлык буа юклыгы да күңелләрендә борчу тудыра. Район авылларында төзекләндерү, юллар төзү эшләре алып барыла, билгеле. Бу эшләрнең барысын да бөтен авылларда берь­юлы эшләрлек түгел, әл­бәттә. Чөнки ул зур чыгымнар таләп итә. Бер­ни­чә ел элек яз, көз айларында, олы юлдан Арыслан авылына бару сират күпере үтүгә тиң иде. Хәзер авылга кадәр асфальт юл килгән. Ди­мәк, алдагы елларда авыл эчендә дә һич югы таш юл булса да булыр, дигән ышаныч белән яшәргә кирәк.

Табын артында утыручыларның барысы да диярлек колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан, авыр хезмәттә чыныккан кешеләр.

Бераз үзләрен борчыган мәсьәләләргә тукталып, күңелләрен бушатып алгач, Александр Николаевич уйнаган гармун моңына кушылып җырлап, биеп алдылар. Бәйрәм табыны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X