Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кичкеевода яшәүче ир Гөбенә елгасына балык тотарга киткән җиреннән кайтмаган

"Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанычсыз" - дигән әйтем бар халык телендә. Бу бигрәк тә язын боз астыннан балык тотарга яратучы балыкчыларга кагыла.

23 мартта 13 сәгать 35 минутта Кайбыч районы бердәм диспетчерлык хезмәте дежур операторына Кичкеево авылыннан хәбәр кергән: бу авылда яшәүче бер ир Гөбенә елгасына балык тотарга киткән җиреннән кайтмаган. Буа шәһәренең 1нче зона, Казан шәһәренең 2 нче зона эзләү-коткару отрядларыннан килгән сигез водолазның ике көн дәвамында эзләве нәтиҗә бирмәгән.

- Язгы ташу вакытында балыкка йөрүчеләр, үз гомерләрен куркыныч астына куя, гаиләләренә борчу-хәсрәт китерә. Кичкәй авылында булган хәл - моның ачык мисалы. Елгаларда язгы сулар тулып аккан чорда балыкчылар үз шөгыльләрен

кичектереп торса, гомерләрен саклап калырлар иде, - ди Кайбыч янгын сүндерү часте начальнигы, эчке эшләр подполковнигы Илшат Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичкеевода яшәүче ир Гөбенә елгасына балык тотарга киткән җиреннән кайтмаганКичкеевода яшәүче ир Гөб...