Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кошман халкын борчыган мәсьәләләр хәл ителә

Авылларда узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, табыш-югалтуларны барлау максатында ел саен гыйнварда халык җыеннары уза. Авыл җирлеге башлыгы шул рәвешле үзенә ышаныч белдергән халкы алдында җавап тота, бер үк вакытта киләчәккә үз өстенә яңа бурычлар ала. Ел дәвамында җигелеп эшләсә, нәтиҗәсе була, юк икән - нәтиҗәсе дә юк.

Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның еллык хисабын тын да алмый тыңлаганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әнә шундый фикер әйтте:

- Лилия Сафина сөйләгәндә, залда чебен очкан тавыш та ишетелмәде - димәк, җитәкче белән авылдашлар арасында аңлашу бар. Авыл җирлекләре рейтингында Кошман икенче урында, җигелеп эшләү нәтиҗәсе бу.

Авылның киләчәге яшьләр кулында. Яшьләр авылда кала икән, димәк, гаиләләр артачак, мәктәп тә яшәячәк. Былтыр нибары җиде (аларның да икесе биредә теркәлмәгән) нәни кошманлы дөньяга аваз салган. Авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге 55 бала бар, аларның 37се бакчага йөри. Кызганыч, шул ук вакытта 19 кеше вафат булган... Шунысы шатландыра: яшьләр спортка тартыла, тәртип бозучылар да юк.

Полициянең участок уполномоченные Дамир Гыйниятуллин үз чыгышында билгеләгәнчә, комиссиядә исәптә торучылар арасында Кошман кешеләре, гомумән, юк. Физкультура укытучысы Айдар Насретдинов, Рушан Сайранов, хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүче Динар Гатауллин мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен берләштереп, спорт түгәрәкләре эшен җанландырып җибәрде. Мәдәният йорты методисты Мәдинә Фатыйхова, берничә ел уңышлы эшләгәннән соң, сәламәтлеге буенча, эштән киткән, аның урынына шулай ук яшь кеше килгән - Ләйсән Гыйрфанова. Авыл халкын мәдәни-әдәби чаралар белән китапханәче Гөлия Сафиуллина да даими сөендерә: ул үткәргән чаралар, концерт-очрашуларны халык көтеп ала. Инде ике ел рәттән Кошманда Сабантуй үткәрелүенә аеруча өлкәннәр һәм читтән кайтучылар шатлана. Кошманда туып-үскән эшмәкәр егетләрнең ярдәме белән уза милли бәйрәм, шәхси эшмәкәрләр, үз крестьян-фермерлык хуҗалыгы төзүчеләр байтак биредә. "Лизинг-Грант", "Гаилә фермалары" кебек программалар аша дәүләттән ярдәм алып, үз эшен башлаучылар да аз түгел.

Кошман халкын борчыган мәсьәләләр хәл ителә бара. Җәйге эссе чорда кайбер урамнарга су килеп җитә алмавыннан зарлана халык. Дөрес, гаеп атта да, тәртәдә дә - җәй көне хуҗалыклар суны бакчаларга, люцерна, бәрәңге җирләренә агыза. Андый вакытта Түбән Кошмандагы тагын бер башняны эшкә кушып, мәсьәләне хәл итү юлын тапканнар. Гомер-гомергә авыл кешесенең баш авыртуы булган юллар юклыгы да хәл ителә. Сәгыйди урамының бер өлешенә көздән үк таш юл сала башлаганнар иде, язга эшләп бетереләчәк, Татарстан урамын төзекләндерү дә 2013 ел планына кертелгән. Әлбәттә, мондый күләмле эшләрне район җитәкчелеге ярдәменнән тыш башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Авылдашларымның иң зур шатлыгы - фельдшер-акушерлык пунктында ике белгечнең тулы штатта эшли башлавы. Өстәвенә, биредә модульле пункт төзү дә планга кертелгән.

2013 елда башкарылган иң җитди зур эшнең берсе - урамдагы багана утлары челтәрен яңадан үзгәртеп кору иде. Былтыр Кошман урамнарын 32 лампочка яктыртса, быел аларның саны 65кә җиткән.

- Су белән тәэмин итүдә авырлыклар булса да, өйләрегезгә чишмә суы килә, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып барылуын да яхшы беләм. Киләчәктә юллар да булыр. Сез бу яктан бүген дә мактана аласыз: райондагы ике дистәгә якын торак пунктта юллар юк. Мәсәлән, Надеждинога көзге-язгы пычракта машина белән дә керерлек түгел, беренче чиратта әнә аларга юл салырга кирәк. Әлбәттә, булган һәр мөмкинлекне халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен файдаланачакбыз. Булмастаен вәгъдә итмибез, ә вәгъдә иткәннәрен, һичшиксез, эшләрбез, - дип, халыкка мөрәҗәгать итте Альберт Рәхмәтуллин.

Булганына шөкер итеп, яхшысына өметләнәсе генә кала. Лилия Сафина кебек булдыклы авыл җитәкчесе булганда, хыяллар чынга ашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман халкын борчыган мәсьәләләр хәл ителә